Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Үз өендә бәхетле булганнар гына бәхетле”

Гаилә – тормыш нигезе                                      Киләчәккә нигез  гаиләдә салына.                                                                              Татар  халык мәкале.

       Гаилә - бәхет ачкычы. Ә кеше җиһанга бәхет өчен туа. Бәхет фәкать гаилә аша гына килә.

    Хәзерге заман кешеләре гаилә байлыкларын аңлап бетермиләр. Элекке вакытларда гаиләне хөрмәт иткәннәр, таркатмыйча яшәгәннәр. Гаилә, минемчә, бер-береңне хөрмәт итү, ярату, кайгырту. Гаиләдә иң мөһиме: бер-береңне ярты сүздән аңлау, бер-береңә таяныч булып тору.
    Хәзер күп кенә гаиләләр вак-төяк кимчелекләр, бер-берсенә юл куймау һәм тыңламау аркасында таркалалар. Олыларга ни, алар бит балалары турында уйлап та карамыйлар. Ярар, вакыт үткәч, ир кеше хатын, ә хатын-кыз үзенә  ир дә табар. Ә балалар? Балага бу хәлләрдә калу бик авыр тәэсир итә. Үз әтиең кайдадыр булып, үги әти йортка килсен инде!

    Бүгенге көндә генә, күпме баланың йә әтисе, йә әнисе яки беркеме дә юк бит. Тулы гаиләдә һәркемнең үз урыны бар: әти, әни һәм балалар. Һәр кеше үз эшен эшләп, башка кешегә үзенең бурычын җилкәсенә салырга тиеш түгел. Әти кеше төзүләр буенча, әни кеше йорт чисталыгына, ә балалар укуга җаваплы. Гаилә әгъзаларын электән калган традицияләр һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре берләштерә, арттыра, саклый.
   “Тату гаиләгә кайгы керми”, - дип юкка гына әйтмиләр бит. Әгәр дә гаилә тату икән, аларга берәр нинди кайгы керсә дә, аны бергә җыелышып, тыныч кына чишәләр. Алай - болай гаиләдәгеләр бер-берсенә кул күтәрсәләр, юкка гына ачуланышсалар, аларда минут саен яңа мәшәкать туачак. “Оясында ни күрсә, очканда шуны эшләр”, “Гаилә -тормыш нигезе, ә балалар көзгесе” дигән мәкальләр дә бик күпне аңлата, өйрәтә. Әти әни белән яки башка олылар белән ничек сөйләшәләр, балалар да аларга охшап шулай ук сөйләшәчәкләр.
    Гаилә дигәч, күз алдына иң беренче булып нәрсә килә? Нинди кешеләр бар анда? Кемнәр ул? 6 яшьлек Сөембикәгә шундый сорау бирделәр. Ул әзрәк уйланып торды да:
   - Гаилә - ул әти, әни, сеңлем Сөмбел һәм дәү әнием белән дәү әтием, -дип җавап бирде.
   Аңа тагын сорау бирделәр.
   - Син гаиләңне яратасыңмы? Яратсаң, ни өчен?
   - Мин гаиләмне бик-бик каты яратам. Чөнки мин көн саен сеңлем белән уйныйм, әти мине “Гөлкәем”, ә әни “Сөембикәм минем”, -дип йөртә. Дәү әнием белән дәү әтиемә көн саен кунакка йөрим, аларга килгән саен кочакларына сыенам. Алар мине һәм сеңлемне бик нык  яраталар ,- диде кызчык.
   Менә бит, нинди кечкенә кыз булса да, гаиләсен бик яхшы хөрмәт итә.
   Гаилә - ул кешедә булган иң кыйммәтле байлык. Гаиләне югалтуы бик җиңел. Әгәр берәр авыр сүз әйтсәң, уйлап бетерелмәгән берәр эш эшләсәң, син инде ятим дисәң дә була. Ә менә гаиләне саклап калу -  күпкә авыррак. Хәзер бик бай булганнарга йә өйләнергә, йә кияүгә чыгарга популярлашкан. Ул вакытта кеше мәхәббәтне уйламый да, ул күбесенчә акчага кызыга. Мондый парлар бер ел да бергә тора алмыйлар һәм бар дөнья белә торган итеп аерылышалар.
   Әйе, дөрес хәзер нык гаилә безнең заманда бик сирәк. Андый гаиләләрне кызыл китапка да кертергә була. Нык гаиләне сакларга бик авыр бит, ул бер зур тауга менгән кебек. Ир белән хатын тауга менгәндә берсе түбән тәгәрәсә, икенчесе аны югалтмас өчен тотып тора, кулыннан ычкындырмый. Дөньяда әле шундый гаиләләр калуы, киләчәкне бизи, күңелне күтәрә.
   Минем дә гаиләм бар: әти, әни, апаем, энем һәм әби. Мин аларны бар әйбердән дә күбрәк яратам. Алай - болай мәктәптә берәр нинди борчу - мәшәкать туса, мин өйгә кәефсез кайтып керсәм,  әни үзенең җылы, назлы исәнләшүе белән каршы ала. Шул чакта мин, бу үземнең “кайгы”ларымның вак-төяк кенә булуын аңлыйм. Нәрсә генә булса да, өйдә үземнең яраткан, тату, гаиләм көтеп тора.

   Гаиләдә булган мәхәббәт ул - роза чәчәгедәй хуш, меңьеллык имән кебек нык һәм май аеның кичләре кебек саф. Мәхәббәт- ул бик зур байлык, аны сакларга һәм кайгыртырга кирәк. Яратучы гаилә, менә ул чын бәхет! Акча да, кыйммәтле, затлы киемнәр дә аны алыштырмаячак! Ә хәзер, күзегезне йомыгыз да, уйлагыз. Кем иң беренче булып син авыртканда ярдәмгә килә? Кем сиңа гел таяныч булып тора?  Кемнәр гел сине кайгырта? Кемнәр?! Әллә сиңа акча килеп булышамы?! Әллә син авыртканда байлыклар сиңа кайнар чәй белән бал китерәме?! Уйла адәм! Уйла! Кемнәр булыр соң ул?! Җавап кайтар миңа! Кайтар! Алай - болай, син мәхәббәтсез, җан җылысыз кеше булсаң, мин сиңа үз җавабымны бирәм: “Ул - гаиләң әгъзалары...”

                                                                                               

                                                                                         Гүзәл Хурамшина

                                                           “Салавыч күпрофильле лицее” укучысы

Фото:https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев