Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта 50-55 ел бергә гомер иткән парларны тәбрикләделәр (фото)

Гаилә көне уңаеннан, район ЗАГС бүлеге район җитәкчелеге белән берлектә Балтач мәдәният үзәгендә күркәм бәйрәм оештырып, 50-55 ел бер гаилә булып гомер иткән райондашларыбызны тәбрикләде.

Районыбызда пар канатлы булып, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратышып яшәүче гаиләләр күп. Алар бәйрәмнең яме булып утырса, район җитәкчелеге исеменнән котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район хатын-кызлар советы рәисе Фирая Хәкимҗанова, район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллинның җылы сүзләре, кайнар теләкләре сугыш арты елларыннан соң гаилә корып, бүгенге көнгә кадәр ул гаиләне саклап яшәгән юбилярлар күңеленә җылылык бөркүчеләр иде. Кемнәр соң алар хөрмәтле парлар дисезме?!
Балтач авылыннан Әлфинур һәм Дамир Габдрахмановлар, Нормабаш авылыннан Сәвия һәм Нурислам Госмановлар, Кариледән Гөлфия һәм Рафис Нәсыйховлар, Нөнәгәрдән Зөлфирә һәм Мансур Закировлар, Фәния һәм Рашит Габдуллиннар, Гөлбану һәм Илдус Сәгыйтовлар, Әминә һәм Фазыл Әүхәдиевлар (бер Нөнәгәрдән генә дә ничәү!), Борнактан Сания һәм Габдуллаҗан Гарифҗановлар, Кече Лызи җирлегеннән Мария һәм Александр Васильев, Карадуганнан Зәйтүнә һәм Габдрахман Галимовлар, Урта Көшкәттән Людмила һәм Николай Анисимовлар, Югары Субаштан Бибинур һәм Вәзыйх Габдрахмановлар.
Һәммәсе дә тормыш юлын аңлашып , уртак фикергә килеп, бер-берләрен гафу итә белеп үткәннәр, җәмгыятькә файдалы балалар үстергәннәр һәм менә нинди матур ике бишле куярлык гомер баскычына җиткәннәр. Күзләр генә тия күрмәсен! ЗАГС бүлеге мөдире Зөһрә Әхмәтханова районыбызның Алтын туйлар китабына кул куярга түргә дәшкәч тә, яшьлектәге кебек нык адымнар белән, горур кыяфәттә киләләр. Ә нигә горурланмаска, хәзерге заманда биш ел түгел, биш ай эчендә дә характерлар туры килми дип таркалучы гаиләләр җитәрлек бит, ә алар нинди авыр чорларда гаилә корсалар да, балаларын да ятим итмәгәннәр, әти-әниләрен дә ташлап китмәгәннәр. "44 ел кайнана белән тордым мин, - ди Субаштан Бибинур апа. - Хәзер килен белән торам, ничә елдыр, белмим, ул беләдер, - ди шаяртып. "Сабырлык, сабырлык, тагын бер кат сабырлык кирәк, - ди Нормабаштан Сәвия апа. - Сабыр булсаң, бар да үтә, җанлана".

Илһам Фидаилевич хөрмәтле юбилярларны котлап, район җитәкчелеге исеменнән бүләкләр тапшырды. Игътибарга һәм ихтирамга лаек парлыларның бик тә күңелләре булды. Волонтерларыбыз аларга Гаилә елы белән дигән эмблемалар өләште, "Гаиләдәге конфликтларга ничек нокта куяга" дигән буклетлар да таратты, бу китапчыкны өйдәге яшьләргә бирербез инде, дип, күкрәкләренә эмблемаларын ябыштырып, күрсәтелгән хөрмәткә гаять тә күңелләре булып таралышты алар әлеге бәйрәмнән. "Килүгә үк чәй белән сыйладылар, безне котларга нинди күркәм, үзләре үк бу тормышта үрнәк булган иптәшләрне чакырганнар, нинди зур бүләкләр бирделәр, ничек зурладылар, кунак иттеләр, җирлек башлыклары машина белән алып килде, кайтканда да алар белән кайтабыз, рәхмәттән башка сүз юк", диделәр алар беравыздан, ә яшьләргә исә "табышкач-кавышкач яшәргә кирәк... балалар турында уйлагыз, тормыш алай да уза, болай да уза... гафу итә белергә кирәк... менә шул чакта безнең кебек Алтын туйга җитәрсез..." дип киңәш иттеләр. Бирсен Ходай, бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган өлкәннәребезнең сүзенә колак салыйк, бу заманда һәр кешенең дөнья куып йөдәгәннән соң кайтып егылырлык сыеныр урыны, Гаилә дигән тавышсыз тыныч почмагы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250