Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үз кеше

Күп еллар "Кама" хуҗалыгын җитәкләгән, тумышы белән Салавычныкы булса да, куйган олы хезмәтләре белән пыжмаралылар өчен күптән инде үз кешегә әйләнгән Мәсхүт Мәхмүт улы Мәхмүтов бу көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен - 70 яшьлеген билгеләп үтә.

Энергияле, көчле-егәрле елларын шушы хуҗалыкны күтәрүгә, аны чын дәрәҗәсендә алдынгылар сафына чыгаруга багышлаган, җирле халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуда көчен дә, белемен-сәләтен дә кызганмаган Мәсхүт Мәхмүт улының җитәкче буларак куйган хезмәтләре эзсез югалмады. Бүген "Кама" хуҗалыгы ирешкән уңышларда нәкъ менә ул буын кешеләре салган ныклы нигез әһәмиятле фактор булып тора.

1979 елның ноябрендә "Кама"га рәис булып килгәндә Мәсхүт әфәнде инде тәҗрибә туплаган, үзен район күләмендә яхшы белгеч, тырыш, тынгысыз кеше буларак танытып өлгергән була. Шуңа да беренче уңышлар озак көттерми. Ул елларда "Кама" колхозы үз эченә Пыжмара, Сәрдек, Иске Пукшинер, Әтнә, Югары Сәрдек авылларын берләштерә. Бу авылларда яшәүчеләр белән тиз арада уртак тел таба ул. Көндәлек килеп туган мәшәкатьләрне уңышлы хәл итүе, эшне оештыра белүе, таләпчәнлеге, янып-көеп эшләве эзсез калмый. Ул елларда хуҗалык районда гел алдынгылар сафында булды. Нәкъ менә ул рәислек иткән елларда авылларда табигый газ яна башлый, Пыжмара авылында яңа мәктәп, фермалар, ындыр хуҗалыгында ашлык киптерү корылмалары сафка баса.

Бу җаваплы йөкне Мәсхүт Мәхмүт улы унбиш ел тартты. Тырыш хезмәте үзвакытында күпсанлы Мактау грамоталары, медальләр белән бәяләнде, "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исеменә лаек булды.

Хөрмәтле Мәсхүт Мәхмүт улы! Озак еллар дәвамында үзенең матур нәтиҗәләрен биргән саллы хезмәтегез, эшегезгә тугрылыклы җитәкче, оста оештыручы булуыгыз, безнең авылларны яшәтүгә куйган тырышлыгыгыз өчен чын күңелдән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм матур юбилеегыз белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Сезгә бездән бары бер теләк - саулык, ә тән сихәтлеге ул - хәерле гомер, шатлык , бәхет һәм җан тынычлыгы. Бәрәкәтле тормыш, куйган хезмәтләрегезнең игелеген күреп, куанып-шатланып яшәргә язсын!

Олы ихтирам белән "Кама" авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе хезмәтчәннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250