Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Үз кешең кирәк”, – ди Иван агай

–Яшь чакта бу турыда уйламыйсың шул. Ул чакта бар да матур, бар да әйбәт... Акыл белән түгел, йөрәк белән сайлыйсың...

Югары Субаш авылында гомер кичерүче, райондашларыбызга яхшы таныш Иван абый Николаев белән әңгәмәбез башыннан ук әнә шундый кызыклы, уйландыра торган борылыш алды. “Сез шушы авылныкымы? Хатыныгыз да Субашныкы идеме?” – дип соравым сәбәпче булды моңа.

–Үзем шушы авылныкы. Хатыным татар кызы, Чапшарныкы иде, – диде ул. Иван абыйны күп еллар беләм дип йөрсәм дә, аның татар кызына өйләнгәнен моңа кадәр белмәгәнмен икән.

–Рәйханә безнең авылга 1966 елда башлангыч класслар укытучысы булып килгән иде. Ике ел дуслашып йөрдек тә, өйләнештек...

–Әти-әниегез каршы килмәдемени?

–Килде инде, үзебезнең кешегә өйлән, диде. Тыңламадым. Аңлата торгач, күнделәр: “Ярый алайса, үзеңә кара”, – диделәр... Хәзер уйланам инде, мине жәлләп риза булсалар да, күңелләреннән үпкәләп тә куйганнардыр инде дим.

–Ә Рәйханә апаның әти-әнисе?

–Алар да риза булмады инде. Беренче тапкыр сорап баргач, бирмәделәр дә әле. Мулла кызы иде бит ул... Ахырдан алар мине, безнекеләр Рәйханәне бик яртты, шулкадәр килешеп, аңлашып яшәдек... Рәйханә искиткеч акыллы, уңган-булган хатын иде, үзе бик чиста-пөхтә, тәмле сүзле. 34 ел бергә яшәп, зурдан кубып тавышланганыбызны да хәтерләмим. Шулкадәр матур яшәдек. Икебез дә актив идек, кая чакырсалар, шунда бардык... Кызганыч, гомере генә кыска булды. Дүрт еллап авырды, 55 яшен тутырды да, үлеп тә китте. Менә бу яңа өйгә чыгып, нибары биш ай яшәп калды... Вафатына уналты ел, уйламаган, аны сагынып еламаган бер көнем юк... Еллар үткән саен тагын да ныграк сагындыра, юксындыра икән...

–Бүген дин тотучыларга ирек тә, мөмкинлекләр дә күп. Сезне дә авылда дини йолаларны үтәп яшәүчеләрнең берсе диделәр. Күңелегезгә нигә үзебезнең диндәге кеше белән гаилә кормадым икән дигән уй киләме?

–Бу уй Рәйхана исән чакта ук, икебезгә дә килде инде. Никадәр әйбәт яшәсәк тә, бер-беребезне гомер буе хөрмәт итсәк тә, олыгая башлагач һәм сез әйткәнчә, дин көчәя башлауга, икебез дә “үз ягыбызга” тарта башладык. Аптырый торган да түгел, әйткәнемчә, аныкылар да дини нәсел, бездә дә әби-бабайлар дини йолаларны үтәп яшәүчеләр иде... Без Рәйханә белән бу мәсьәләдә бер-беребезне чикләмәдек тә, тыймадык та. Ике төрле дини бәйрәмнәрне дә үткәреп яшәдек, коръән дә укытты, соңгы юлга да, бөтен шартын үтәп, мөселманча озаттык. Авырый башлагач ук үзе: “Мине Чапшар зиратына җирләрсез”, – дигән иде. Бу васыятын да үтәдек. Чапшардагы туганнары белән дә араларыбыз өзелмәде, каберен дә карап, тәртипләп тотабыз.

–Балаларга исем кушканда каршылыклар килеп чыкмаган идеме?

–Юк. Ул чакта инде бездә дә татар исемнәре кушу модада иде. Беренче балага исемне мин куштым, икенче-өченчесенә Рәйханә... Шулай итеп улларыбыз Рузил, Фәннур, Раил, кызыбыз Роза исемле булды.

–Гадәттә гаиләгә бер чит дин кешесе катнаша икән, ул әйбер дәвамлы була. Ә сездә ничек?

–Бездә дә катнашып бетте шул. Без менә алты бала, бер сеңлебез генә керәшен егетенә чыкты. Калганнарыбыз мөселманнар белән гаилә корды. Әти-әни миннән соң Дания сеңлемнең татар егетенә кияүгә чыгуына да бераз каршы төшеп карады, беренче сорап килгәч, бирмәделәр дә... Әмма шулай язган булгандыр инде. Әле бит аңа кадәр әтинең авыл Советында секретарь булып эшләүче сеңлесе Анна ике сеңлебезне дә туу турындагы таныклыкларына Дания һәм Нурия дип яздырган була. Ә әти аңа ышана, юкса, Дарья һәм Нина дип яздырырга кушкан була... Нишләтәбез, чоры шундый иде бит. Без башка тәрбия алып үскән буын. Шуңа күрә хәзер үземнекеләргә дә, барган бер урында яшьләргә дә бик аңлатам да инде... Кызганычка, яшь чакта хис белән акыл томалана шул, олыгайгач, бу капланган япма ачыла... Алла бер дисәк тә, һәркемгә үз дине кадерле, якын. Бу яктан да икең бер булып яшәү бик кирәк.

–Сез гомер буе бик актив булдыгыз...

–Соңгы елларда авырып киттем, какшадым әле. Шуңа күрә авыл старостасы, зират эшләрен алып баруны да калдырырга туры килде. Мактанып әйтүем түгел, гомер буе җәмәгать эшләре белән күмелеп яшәдем. Алай гына да түгел, хезмәт вазифам да һәрчак икешәр, әле кайчакта өчәр дә булды минем. Унынчы классны тәмамлауга, мәктәпкә завхоз һәм завклуб итеп эшкә алдылар. Шул вакытта китапханәче штаты бетерелде дә, анысын да миңа йөкләделәр. Комсомол секретаре чагымда бригадир, кладовщик эшләрен бергә алып бардым. Бригадирлыкны алганда да, аның урынына ике авылның амбарын өстәделәр. 1964 елда Казанга алты айлык экономистлар курсларына җибәрделәр. Аннан кайтуга, партиягә кандидат итеп алдылар. Ә экономист эшенә профсоюз оешмасы председателе дигән җәмәгать эшен куштылар. Ике елдан профсоюзны шундый ук түләүсез партоешма секретарена алыштырдылар. Әле баш бухгалтер булып эшләгәндә дә партоешма секретарьлыгын алып бардым. “Җитешә алмыйм” дип, райкомның беренче секретаре янына кереп, берничә айдан котылган идем дә, иптәшләр суды председателе итеп сайладылар. Ул елларда җәмәгать эшләре дә бик катлаулы, чаралары да, отчеты-җыелышлары да күп төрле иде. Шуңа күрә гел эссе табада басып йөргән кебек, ашыгып-кабаланып яшәдем...

–Булдырып эшләмәсәгез, моның кадәр эшне өймәсләр иде.

–Анысы да булгандыр, дөрестән дә, бик тырыштым, ничек итсәм дә, үземә тапшырылганны җиренә җиткереп эшләдем. Әмма монда тагын бер хикмәтле сәбәбе бар иде. Берәр җаваплы урынга сайлау уңаеннан җыелыш үтә башласа, бездә шундый үткен бер-ике кеше бар иде. “Кемдә нинди фикер бар?” – диюгә, алар бер-бер артлы: “Әнә, Иван бар, иң шәп кандидат шул”, – дип кычкыра башлый. Мин әйбәт булган өчен әйтүләре түгел, үзләрен сайламасыннар өчен шулай эшли алар. Ә мин юаш булдым микән инде, бер дә каршы килә алмадым шул. Ничектер кешеләр белән дә яратып аралаша идем мин, сүземне дә тыңлыйлар иде. Аракы белән мавыкмадым, конфликтларга керергә яратмадым...

...Бик күңелле әңгәмәдәш Иван абый белән бик озак сөйләштек без ул көнне. Ихлас кешене тыңлавы да рәхәт бит. Әйтер сүзе, тормыш аша килгән тәҗрибәсе, фикере дә бар. Рәйханәсен сагынып күзләре яшькә чыланса да, “картлыгымда ялгыз калмадым, улым, киленем тәрбиясендә, кадер-хөрмәт күреп яшим”, дип шөкер дә итә. “Авылыгызда дин тотучылар артамы?” – дигән сорауга да конкрет саннары әзер булып чыкты аның.

–Йоклый алмый яткан төннәрдә авыл урамын күңелем белән берничә әйләнәм. 98 йортның 23ендә чын керәшен гаиләсе яши. Әлегә чиркәүгә өч гаилә генә йөри...

Гөлсинә Гарипова.

“Югары Субаш – керәшен, Түбән Субаш мөселман авылы булып йөрсә дә, бездә катнаш гаиләләр бик күп, – ди бу уңайдан фикерен сорагач, авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафин. – Мөселман динен тотучылар күбрәк, җомгаларда мәчеткә егермедән артык кеше йөри диләр. Христиан дине йолаларына килгәндә, бәйрәмнәрен үткәрәләр, берничә гаиләдән кала, башкалары бүтән йолаларны үтәми дип беләм. Вафат булгач, аерым зиратларга күмеләләр”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл агае