Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үз кыйблаңны югалтма

Аның кебек кешеләрне һәр районда очратырга мөмкин. Ләкин бер урында, үзенең туган авылында 37 ел буе хуҗалык белән җитәкчелек итеп, лаеклы ялга чыккач та, һаман да шул нигездә, кайчандыр үз кулы астында эшләгән авылдашлары белән җиңел аралашып, яшәгәннәре сирәк.

Җитәкчелек постыннан киткәндә: «Балтачка күченмисезме соң», диләр аңа. «Гомерем шушында узды, шушында калам», ди ул. Гомере буе туган төбәге, аның халкы турында чын күңелдән кайгыртып яшәгән җир улы, рәхәтләнеп ял итеп яшәр еллары җиткәч кенә, ничек чыгып китсен, ди. Монда бит аның яшьлеге үтте, моннан армиягә барып кайтты, шушында агроном булып эшләгәндә үк бөтен басуларны биш бармагыдай белә иде. Кунырда, Шодада булмасын, һәр йортта кем яши, аларның әти-әнисе, әби-бабайлары кем булган... Хәмит Гәрәй улы Гәрәевка алар барысы да таныш.
Хуҗалыкта эшне оештырганда берсен яклап, икенчесен кагып, алга барып булмаячагын яхшы аңлый. Тиешлесен түләсәң, хезмәтен күрә белсәң, халык эш ярата безнең якта, ди. «Якты юл»ның ул җитәкчелек иткән еллардагы уңышларын искә төшергәч тә, бер җитәкче дә үзе генә берни дә майтара алмый, ярты гасырга якын шушы постта тотканнары өчен, хуҗалыкны алып барудагы һәр төрле ярдәмнәре өчен туган төбәгем халкына мең рәхмәтле мин, ди. Беркайчан да, берничек тә бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый. Җитәкче булып эшләгән елларында Хәмит Гәрәевның да ошатып бетермәгән, үз чиратында аны ошатмаган кешеләр дә булгандыр. Колхоз эшенә аяк чалып иң үзәккә үткәннәренә дә ачу сакламыйм. Әле дә бик өнәп бетермәүчеләре бар. Үпкәләмим, һәркемнең үз ихтыяры, ди. Ачу саклауның ислам буенча зур гөнаһларның берсе икәнлеген искә төшерә. СССР заманында, кесәсендә партия билеты йөрткән чагында ук, Кунырда районда беренчеләрдән булып мәчет салдырган председатель бит ул. Әле дә мәчет эшләрендә иң актив катнашучыларның берсе.

1969нчы елдан бирле «Якты юл» белән җитәкчелек иткән елларда аның үзенә дә төрле җитәкчеләр кул астында эшләргә туры килә. Үз кыйблаңны да югалтмыйча аларны тыңлап эш оештыру зур осталык сорый. Барысын да нәкъ алар кушканча эшләп, кире нәтиҗә бирсә нишләрсең. Колхозчылар, соңгы чиктә, район җитәкчеләреннән түгел, аннан сорыйлар. Һәр дистә ел саен алышып торган район түрәләренең барысына да ярый алды, хаксызга булган әрләүләрне дә йөрәге аша үткәреп, үзен дә, хуҗалыкны да тота белде.
Элек тә шулай иде, хәзер дә шулайдыр. Колхоз җитәкчесе, ул зур бер гаиләнең хуҗасы кебек, теләсә кайсы очракта хуҗаның үз сүзе, үз фикере булырга тиеш. Шул ук вакытта янәшәдәгеләрне дә тыңлый, фикереңне аларны үпкәләтми торган итеп үткәрә белергә кирәк дип саный ул. Монда мин абыйларым киңәшләренә, ярдәмнәренә рәхмәтле ди. Аның дүрт абыйсы да җитәкче постларда, халык белән эшләделәр. Икесе үзебезнең районда. Харис абыйсы озак еллар районның көнкүреш хезмәтен җитәкләде, Шамиле төзелештә. Кунырда, Шодада төзелгән уртак куллану биналарына проект эшләтү өчен миллионнар түгәсе булмады. Шамил абый эшләп бирде. Мәчетне дә аның проекты белән төзедек, ди. Өендәме ул, мәчеттәме, инде ахирәткә күчкән абыйларын догадан калдырмый. Ел саен корбанын чала, мәчет аша эшләнүче эшләргә иганәчелек ярдәме күрсәтә.

Каты куллы, кайчакта бик коры да булды. Безне эшләтә белде, хуҗалыкны нык тотты, дип зур хөрмәт белән сөйли аның турында өлкәннәрнең күбесе. Хәмит Гәрәев үзе дә, 80 яшьлек юбилее уңаеннан бу очрашуга килгәч, заманында колхозны күтәргән бик күп игенче-механизаторларның исемнәрен әйтеп, мине түгел, әнә шулар турында бер әсәр язасы иде. «Якты юл»ның кайчандыр ирешкән үрләре, беренче чиратта, шунда яшәүче, эшләүче кешеләрнең хезмәтләре нәтиҗәсе, ди. Хуҗалыкта быел игеннәрдән әйбәт уңыш үстереп җыеп алуларына сөенә. Үз кул астында эшләп тәҗрибә туплаган, шушы авылда туып үскән, хуҗалыкны аннан кабул итеп алган Раиф Хәкимовка зур өметләр баглый.

Хәмит Гәрәевның зур хуҗалыкны нык итеп алып барган җитәкче булганлыгы капкасын ачып ишегалдына узгач ук күренеп тора. Җыйнак кына матур бер ял паркын хәтерләтә ул. Чәчкәләр, төрледән-төрле җимеш агачлары...Аларны брусчаткадан сукмаклар аерып тора. Түрдә сарай. Сыер, бозау асрыйлар икән әле. Территориядә моны белдерткән бернинди ис булмавына гаҗәпләндем. Үз өендә тәртип булмаган кешедән юньле җитәкче чыкмаган булыр иде шул дип уйлап куйдым.
Хәмит Гәрәевта дүшәмбе көн иртәнге якта булган идем. Ял саен балалар кайтып, оныклар өйнең астын-өскә китереп китәләр, ди хатыны Ания моның алар өчен рәхәт бер мизгел икәнен елмаюына күчереп. Биш балага тугыз онык, бер оныкчык үсә Гәрәевларда. Монда кайтып төпләнерләрме-юкмы, әле әйтә алмыйм. Әмма нигезебезнең югалмаячагына ышанам. Авылда нигезләр бетмәсә, яңарып та торса, «Якты юл» да яши һәм яшәр әле, ди ветеран.
Кыскача белешмә
Хәмит Гәрәй улы Гәрәевка 26 сентябрьдә 80 яшь тула. Хезмәт биографиясенең 37 елында «Якты юл» хуҗалыгы белән җитәкчелек итте. Озак еллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен «Почет билгесе», Хезмәт Кызыл Байрагы, Икенче дәрәҗә «Ватанга хезмәт иткән өчен», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләнде. Татарстанның һәм Россиянең Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемнәре бирелде. Ул - «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы». Шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек хәрәкәтендә актив катнашкан җитәкчеләрне бүләкләү өчен махсус булдырылган район хакимияте премиясенә лаек булды. Һәм төрле дәрәҗәдәге дистәләгән Мактау таныклыклары, Рәхмәт хатлары бар. 1998 елда Хаҗ сәфәрендә булып кайтты. Ул районның Мактаулы гражданины.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250