Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле

2008 елдан башлап һәр елның 8 июлендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көнне озак еллар татулыкта, үзара аңлашып яшәгән гаиләләргә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырыла.

Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Шунысы сөенечле: районыбызда дус-тату яшәүче гаиләләр бихисап. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә исә аларның кайберләрен район мәдәният үзәгендә узган бәйрәм чарасында котлап уздылар.

Һәр гаиләдә бала тууны шатланып, сөенеп каршы алалар. Әти-әни барлык назын, йөрәк җылысын, гомерен балаларга багышлый. Сәид Миңнемуллин да шундый бәхетле балаларның берсе. Районыбызда 100нче булып дөньяга аваз салган сабыйның әти-әнисе Зөлфия белән Айгиз  бәйрәм көнендә котлаулар кабул итте.

– Сабыйга бик матур, мәгънәле матур исем кушылган. Нарасыегыз үз исеменә тугры калып, исемен җисемен, үзен бизәсен иде! – дип изге теләкләрен ирештерде Татар конгрессының Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Вакыйф Зәкиев.

Алтын туйларын билгеләп узган, матур гаилә корып, тату-тигез гомер кичергән парларга Россия Президенты указы нигезендә мәхәббәт һәм тугрылык медале булдырылды. Быел бу медальгә Смәел авылында 53 ел бергә кулга кул тотынып, уйны уйга ялгап гомер кичерүче Гөлсем һәм Фаварис Галиевлар лаек булды. Аларга медальне җылы теләкләрен юллап, район башлыгы Рамил Нотфуллин тапшырды.

– Сез районыбызда зур хөрмәткә ия булган шәхесләр. Гомерегезнең һәр көнен сәламәтлектә үткәреп, балаларыгызның, оныкларыгызның куанычларын күреп, күңел җылысын, ихтирамын тоеп, киләчәктә дә үрнәк гаилә булып яшәгез, – диде ул.

Фаварис Галиев бөтен гомерен туган авылына багышлаган җир кешесе, киң фикерле шәхес, җәмәгать эшлеклесе (ветераннар Советы рәисе), туган авылына, кешеләренә мәдхия җырлаучы шагыйрь, күпсанлы мактау кәгазьләре иясе. Ә иң абруйлысы «Россия Федерациясенең атказанган агрономы» дигән исем йөртә. Гөлсем ханым исә 36 ел балаларга тирән белем, олы тәрбия биргән күркәм шәхес. Укыту белән беррәттән җәмәгать эшләре, клуб сәхнәләре, тормыш сәхнәләре... Ә иң мәртәбәлесе 4 балага гомер биреп, җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп тәрбияләгән ана ул Гөлсем ханым.

Алтын туйларын бил-геләп үтүче Гөлзада һәм Мансур Закировлар, Ру-зилә һәм Әгъләмҗан Нигъ-мәтҗановлар, Зоя һәм Александр Федоровлар, Нурсия һәм Тимербулат Гафаровлар да бәйрәм кунаклары буларак, район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фирая Хәкимҗановадан котлаулар кабул итеп алды.

Закировлар гаиләсе инде 50 ел иңне-иңгә куеп бәхетле гомер кичерә. Мансур абый пенсия яшенә кадәр Кариле МТСында эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Гөлзада апа мех әйберләр тегү фабрикасында, СХТда, заправкада хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан. Алар икесе дә  «Хезмәт ветераны».

Рузилә һәм Әгъләмҗан Нигъмәтҗановлар да бәхетләрен туган җирдә, туган туфракта, туган авыллары Яңгулда тапканнар. Рузилә апа 31 ел фермада сыерлар сауган, Әгъләмҗан абый колхозда шофер булып эшләгән. Өлкәннәрнең үзләре әйткәнчә, биш балалары аларның иң зур байлыклары.

Сикәлтәле гомер юлыннан матур итеп атлаучы, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче Зоя һәм Александр Федоровлар да иң хөрмәтле, иң дәрәҗәле гаиләләрнең берсе. Алар 1971 елның 27 июлендә гаилә корып җибәрәләр. Гаиләләрен тулыландырып 3 бала – ике кыз һәм бер ул алып кайталар. Аларны тәртипле итеп үстереп, югары белем бирәләр. Һәр эшләре, һәр адымнары белән балалары өчен үрнәк булып тырышып яшиләр алар.

Районыбызның тагын бер үрнәк гаиләләренең берсе – Бөрбаш авылыннан Нурсия һәм Тимербулат Гафаровлар гаиләсе. Тимербулат абый «Бөрбаш» совхозында шофер, бригадир, партия оешмасы секретаре, директор урынбасары булып эшләгән. Нурсия апа Чепья урта мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлап, Алабуга культура-агарту училищесында китапханәче һөнәрен алып, Чепья зонасы китапхәнәсенә белемле китапханәче булып кайта.1961 елда чибәр кызны Бөрбаш авылының дәрәҗәле егете үзенә гомерлек яр итә. Гаилә сөенечләрен арттырып, уллары Илдар, кызлары Гөлнар туа. Гафаровлар авылның җәмәгать эшләрендә дә актив катнашып гомер кичергән кешеләр.

– Бүгенге тормышыбыз шул кадәр рәхәт, – ди гаилә башлыгы Тимербулат әфәнде. – Эшләгән елларда гаиләне дә, балалар үскәнен дә күреп булмады. Хәзер үз көебезгә яшибез.

Гаилә бәхетенең уникаль рецепты юк диләр, әмма гаиләдә үзара аңлашу һәм хөрмәт булганда һәр көн шатлык китерә.

– Иң мөһиме – бер-береңә ышану, бер-береңне аңлау һәм, әлбәттә, ярату. Гаиләдә кемдер юл куярга тиеш, шул вакытта гына мөнәсәбәтләрне төзергә җиңелрәк була, – диләр чарада катнашучы гаиләләрнең һәрберсе дә.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә бәйрәме Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Мөхтәрәм гаиләләр