Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәзага тартылган 9 министр исеме аталды

12 апрель көнне узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 2017 елда бирелгән декларацияләрендә ялгышлар һәм төгәлсезлекләр киткән министрларның исемнәрен атады.

Лилия Галимова әйтүенчә, Татарстан Республикасы Президенты Рустам Минниханов дәүләт һәм муниципаль хезмәт урынында утыручыларның керемнәре һәм чыгымнары «бар яктан да үтә күренмәле булырга» тиешлеген ассызыклаган һәм канун бозучыларның исемнәрен аталырга тиешле, дип белдерде. «Дисциплинар җәваплылыкка 9 вазифаи зат тартылды, болар алфавит буенча барганда — Абдулганиев, Вафин, Здунов, Леонов, Назиров, Фаттахов, Шайхразиев, Шайхутдинов, Хамаев».

Исегезгә төшерәбез, бүген Балтач районы коррупциягә каршы көрәшне координацияләү комиссиясе утырышы булды. Анда керемнәр һәм чыгымнар турында декларацияләрне вакытында тапшырмаган җирле Совет депутатлары турында сүз барды. Бу турыда алдагы язмалардан укып белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупция