Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зал тутырып килгәннәр...

Аздан да хәтерләре кала...

“Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне” ди татар мәкалә. Без, Балтач бистәсенең 5нче номерлы “Сөенеч” балалар бакчасы коллективы һәм нәниләре чал чәчле әби-бабайларыбызны үзебезгә кунакка чакырып олыларга, хөрмәтебезне исбатлап китергә булдык һәм аларга тырышып әзерләгән “Сез безгә бик кадерле!” дип исемләнгән бәйрәм чарасын күрсәттек. Эх , белсәгез иде бу бәйрәмебезнең нинди җылы, бердәм, туганчыл мөхиттә узганын! Залыбыз тулган иде , безнең кадерле әби-бабайларыбыз тырышып , җыелып залны тутырып  килгәннәр, балалар шуның хәтле кунаклар килүгә куандылар, хәтта үзләре нәни булсалар да сынатмадылар: чын күңелләренән шигыръләрен сөйләдедәр, җырларын җырладылар, күңелләрне җилкедереп биеделәр, әле ул гына да тугел театралләштерелгән чыгыш да ясадылар . Бәйрәмебезнең беренче яртысын тәмамлау итеп нәниләребез килгән кунакларга үз куллары белән ясалган бүләкләрен бирделәр, күмәк фотога төштеләр. Бәйрәмнең икенче яртысында без кадерле кешеләребезне чәй өстәле артына бергәләп ,күмәкләшеп чәй эчергә чагырдык. Олылар күңеле бик нечкә шул ,әздән дә хәтерләре кала, әздәндә күңелләр була. Менә шул әздән дә күңелләре булды аларның: чын күңелләреннән ял итеп, аралашып, сөйләшеп күңелләрен ял иттереп кайтып кителәр. Тормыш авырлыклары битләрендә сырлар ясап, чәчләренә чал кундырса да әле бит алар безнең өчен бик кирәкле кадерлде затларыбыз икәнен тагын бер кабат исләренә төшереп шуны исбатладык. Алдагы тормышыгызда тыныч, аяз күк йөзләре, узгынчы авырулар, мул табыннар, балаларгыз, оныкларгыз Сезне кадер хөрмәттән , тәмле назлы сүздән аермасыннар иде, урыннарыгыз гел түрдә булсын безнең кадерлеләребез!!!

Авыртмасын саныгыз, сыкрамасын җаныгыз,

Көләч йөзләрегез һаман яктырсын.

Ходай Сезгә картлык көннәреңдә

Рухи өмет, шатлык артырсын.

Теләкләрне кайсын теләсәк тә,

Аз булыр күк Сезнең хөрмәткә.

Аяз булсын мәңге күңел күгегез,

Без калабыз шушы теләктә.

Балтач бистәсенең 5нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Шакирова Г.Р.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне