Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзалдына куйган максат-бурычларына ирешә баручы оешма парламент җитәкчесендә уңай тәэсир калдырды.

Мәгариф ветераны Ленура Сафина Дәүләт Советы Рәисенә истәлек бүләге итеп, “Балтачның балкышлы яшьлеге” исемле китабын тапшырды.

12 февраль көнне район мәдәният үзәгендә, еллык эшчәнлеккә йомгак ясау максатыннан, өченче чакырылыш Балтач район советы утырышы узды. Мөһим утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин Балтач җирлегенә аяк басуга, район башлыгы Рамил Нотфуллин озатуында, соңгы елда гына ачылган, корыч эшләнмәләр җитештерүче “Steel House” заводына юнәлде. Оешманың бүгенге торышы, ихтыяҗ мәсьәләсе, тауарларның сатылу географиясе, хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары белән кызыксынды. Үзалдына куйган максат-бурычларына ирешә баручы оешма парламент җитәкчесендә уңай тәэсир калдырды.

Аннан соң Фәрит Хәйруллович күләмле ремонт эшләре башкарылган, заманчалаштырылган район үзәк китапханәсендә булып, капиталь төзекләндерүгә югары бәя бирде. 50 ел бергә, тигезлектә гомер кичергән парларны – Ор авылыннан Елена һәм Вәзил Вәлиевларны, Кариледән Сания һәм Мөдәрис Йосыповларны тәбрикләү тантанасында катнашты. Аларга үзенең ихлас соклануын белдереп, алга таба да тигез, матур тормыш теләде. Районда иң күп китап укучы гаилә белән танышу да, һәм Ярак Чурмада яшәүче әлеге тигез гаиләдә сигез бала тәрбияләнеп, аларның өй шартларында камил белем алулары, һөнәре буенча татар теле мөгаллимәсе булган Җәмилә ханым Абдуллинаның балаларына инглиз телен дә өйрәтүе Фәрит Мөхәммәтшинда соклану уятты, тырыш гаиләгә ул заманча самавыр бүләк итте. Мөхтәрәм кунагыбыз районыбыз язучылары белән  очрашты, мәгариф ветераны Ленура Сафина Дәүләт Советы Рәисенә истәлек бүләге итеп, “Балтачның балкышлы яшьлеге” исемле китабын тапшырды. Китапханәдәге күңелле мизгелләргә үрелеп барган очрашулардан соң, килгән кунаклар район мәдәният үзәгендә оештырылган – районның социаль-икътисадый, мәдәни йөзен чагылдырган күргәзмәгә юнәлделәр.

Парламент җитәкчесе бай эчтәлекле күргәзмәдән канәгать калды, районның күренекле умартачысы Айдар Сәмигуллин белән кыска гына әңгәмә вакытында балга кагылышлы бер серне дә ачты. (Нинди сер икәнлеген “Хезмәт” сайтындагы (baltaci.ru) видеоны карап белә аласыз З.Ш.). Аннан инде Фәрит Мөхәммәтшин район советы утырышында катнашты. Биредә иң элек район башлыгы Рамил Нотфуллинның чыгышы яңгырады. Районыбыз башлыгы бүгенге көндә районның социаль-икътисади үсеш хәлен тотрыклы дип бәяләп була, диде. Чыгыш ясаган Фәрит Мөхәммәтшин районныӊ киләчәк үсешен истә тотканда, эшмәкәрлекне җәелдерүдә максатчан эш алып бару зарурлыгын билгеләп узды, бу мәсьәләдә күршеләрнеӊ алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү кирәклеген дә әйтеп узды. Районда салым базасын ныгытуны, бюджетка бәйле мәсьәләләрне хәл иткәндә депутатларны активрак булырга чакырды. Төбәкнеӊ горурлыгы булган, гасырлар буе килгән милләтләр дуслыгыныӊ ныклы нигезе бар, алда торган сәяси вакыйгаларда балтачлылар бердәм икәнлекләрен тагын да күрсәтерләр, диде ул.


Әлеге чарадан фоторепортажны фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район Советы утырышы