Заман белән янәшә атлаучы
Наил Гыйләҗев өчен 2015 ел икеләтә юбилей елы. 15 апрельдә «Сельхозхимия» оешмасында җитәкче булып эшли башлавына 30 ел тулса, иртәгә исә гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее.
Яңгулыбызның күренекле шәхесе Гыйльфан Әшрәфҗанов Чепьяда эшләгән чагында гел авылыбызга кайтып безнең белән волейбол, футбол уйнап, су коенып йөри, аралаша иде. Шул чакта кечкенәдән кем булырга хыялланганымны әйткәч, «Юк, Наил, син тикшерүче түгел, ә инженер бул, ул өлкәдә югалмассың», дип үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.
Максатчан тырыш, алга карап, заман сулышын тоеп, яңалыкка йөз тотып, үз эшенең асылын белеп эшли торган кеше генә оешмада 30 ел җитәкче булып хезмәт куя аладыр. Наил Гыйләҗевны үз эшенең фанаты дияр идем, чөнки башкарган хезмәтләренең исәбе-хисабы юк. Ләкин ул үзен мактаганнарын да, мактанырга да яратмый. «Бүгенге уңышларыбыз ул һичшиксез коллективның бердәм булып эшләү нәтиҗәсе.
1981 елда Наил Гыйләҗевның буйдак тормышына нокта куела. Ул үзенә тормыш юлдашы итеп Гөлсинә исемле бик чибәр кызны сайлый. Ике елдан гаилә учагын тагын да дөрләтеп, шатлык-куанычларны арттырып уллары Ришат дөньяга аваз салса, аңа 4 яшьлек чакта Ләйсән исемле кызлары туа. Бүгенге көндә ике балалары да югары белем алып, үзләре сайлаган һөнәрләрендә хезмәт куя. Әти-әниләрен бәхетле бабай һәм әби итеп берәр малай үстерәләр.
- Әти белән әни минем өчен иң кадерлеләр. Әтием бик әйбәт кеше, кирәк чакта кырыс та була белә. Иң мөһиме ул ышанычлы һәм минем өчен үрнәк кеше. Әтием, күңелеңдәге яшәү алкышын киметмичә, сәламәтлек дәрьясында коенып, озын-озак еллар яшә әле. Гаилә бәхете һәм хезмәт уңышлары теләп калабыз сиңа, ди кызы Ләйсән.
Наил Рәүфович белән озак еллар эшләүчеләр дә аның хакта бары уңай фикерләрен генә җиткерә. Илшат Хөсәенов, оешманың баш инженеры: «Белеме буенча инженер-механик булгач һәрбер эшне аңлашып эшлибез. Ул бервакытта да юк дими. Шәхси мәсьәләләр буенча керсәң дә, һәрчак хәлгә кереп, ярдәм итә торган җитәкче. Алынган эшен ахырына кадәр алып баруы, Наил Рәүфовичның максатчан кеше булуын ассызыклый. Хезмәткәрләргә тиешле мөмкинлекләр тудырмыйча, алардан нәрсәдер таләп итеп тә булмый, дигән принцип белән оешмада уңайлы шартлар булдырды. Таләпләр үзгәреп тора, ә без аның кул астында аларга яраклаша барабыз. Узган ел 5 миллион 800 мең сумлык техника алсак, быел 9 миллион 500 мең сумга «тимер ат»лар сафын яңарттык. Болар бөтенесе дә оешма акчасына сатып алынды, кредитка түгел.».
Рифат Шәрәфиев, ремонт мастерское мөдире: «Наил Рәүфович җитәкче буларак таләпчән һәм шул ук вакытта ярдәмчел дә. Ул бик көчле оештыру сәләтенә ия. Без аннан бик күп әйберләргә өйрәндек һәм өйрәнәбез. Кайда гына барсак та безне беләләр, бик яхшы каршы алалар. Болар бөтенесе аның хезмәт нәтиҗәсе».
Рәис Нургалиев, шофер: «Без Наил Рәүфович белән 1985 елдан бергә эшли башладык. Оешманың чын җитәкчесе, районда абруе зур кеше. «Агрохимсервис»ның республикада югары урыннарда баруы иң беренче чиратта аның хезмәт җимеше булып тора. Эзләнүчән, төпле фикерле, кыю, таләпчән һәм шул ук вакытта ягымлы җитәкче. Наил Рәүфович үз кулы астында эшләүчеләрне йортлар белән тәэмин итте, шуларның берсендә гаиләм белән мин дә гомер итәм. Йомыш чыгып кергән чаклар була, ул беркайчан да кире борып чыгармый. Юбилее белән ихластан котлап, саулыкның ныгын, гаилә бәхете телим».
Киләчәктә оешмаларны ныгытып, тагы да матур итеп эшләргә дигән максат куя ул үзенә. «Лаеклы ялга китәргә җыенган очракта да үземнән соң базасы нык булган оешма калдырам бит дип уйлап китәчәкмен. Ә әлегә замана белән янәшә атлап, алга карап эшләргә һәм яшәргә кирәк», диде Наил Рәүфович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев