Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзара аралашыгыз

Әйе шул, Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлауга 50 ел узган. Бөрбаш, Бөрбаш Сәрдегәне, Нормабаш, Алан, Пүскән балалары бер гаилә булып укып, Бөрбаш урта мәктәбен 1969 елда тәмамлады.

Үзара аралашыгыз! Йөзегез нурланыр, калебегез чистарыр, ризыгыгыз киңәер, арагызда мәхәббәт артыр. (Хәдис)

– Әйдәгез, кызлар егетләр, керә башлыйк, – банкетлар залы ишек алдында җыелган бертөркем ак яулыклы апалар, түбәтәйле агалар шау-гөр килеп сөйләшәләр-күрешәләр.

– Юк әле, әнә, Нормабашлар килеп җитте, аларны каршылыйк! – Җиңел машинадан бер-бер артлы классташлар төшә: Сәлам, Мәсхүт, Гөлчирә! Менә бит, Гөлсинә дә кайткан. Бу юлы Әхмәтгали дус та килгән, менә рәхмәт! Нәрсә урман ягына карыйсың, юк инде, урман аша элеккечә йөреп булмый. Асфальт юлдан җилдерәбез хәзер, Аллага шөкер, – дип сөйләшә-көлешә төркем залга узды.

– Фәния, ничек кайтырга булдың? Озак күрешкән юк инде синең белән. – Ижау каласында гомер итүче, классның иң булган кызларыннан берсе Фәния Шәйдулла кызы шаян елмая: Үткән очрашуда мин килалмадым, кайтсам да. Авылдагы классташлар җыелып, төп йортка килдегез. Бу юлы инде килми калсам, Ижауга ук килеп җитәрләр, ышанып булмый, – дип рәхәтләнеп көлә Фәния.

Әйе шул, Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлауга 50 ел узган. Бөрбаш, Бөрбаш Сәрдегәне, Нормабаш, Алан, Пүскән балалары бер гаилә булып укып, Бөрбаш урта мәктәбен 1969 елда тәмамлады. Көн саен 7-8 чакрым ераклыктагы Нормабаш, Алан авылыннан урман аша килеп укып йөрүләр хәзерге буын өчен ышанып булмастай хәл бит. – Иртәнге якта көз көне караңгы була, урман кырыена җитәбез, керергә куркыныч, әтиләр факеллар, фонарьлар тоттырып җибәрә, шуларны яндырып, урман аша чыгабыз да, сүндереп, урман кырында җыеп калдырабыз. Кайтканда кирәк була бит, – дип искә ала Ясирә Гыйльметдинова. Интернатта кыш көне торылды, күңелле, дус яшәдек. Аланнан йөреп укыган кызлар Мөнирә Нәбиева, Рәйханә Корбанова Малмыж каласында яшиләр. – Ул завод елгасы аша йөргәндәге могҗизаларны сөйләп бетерерлек түгел. Яз көне ташу вакытында бик иртә килмәсәң, ул елганы кичеп чыгып булмый иде. Су көчле төшә башлый.Каласың елганың теге як ярында. Мәктәпкә барып булмый. – Шулай истәлекләр яңарта-яңарта вакыт үткәне сизелмәде дә. – Егетләр, өйлә җитте, әйдә, намазлыклар әзерләп куйдым, – ди кафе хуҗасы. Бергәләшеп, тезелешеп намаз укыдык.

– Бу нигез элеккеге пекарня нигезе бит. Мин биредә, пекарня эштән туктаганчы эшләдем. Авыл халкын гына түгел, райондагы, күрше райондагы халыкка да әйбәт ипи ашаттык. Бик игелекле нигез бу, – ди Нурания Габдрахман кызы.

Ахыры "Хезмәт" газетасының алдагы саннарында.

Нурия ИЛЬЯСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу