Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзара салым – 2015. Кайда, күпме, нәрсәгә?

Балтач бистәсе. Гражданнардан 752 меӊ сум акча җыелган. Шуӊа карап Казаннан 4кә тапкырлап килгән акча суммасы - 2 млн. 898 меӊ 400 сум. Барлыгы - 3 млн. 650 меӊ 400 сум. Бистәнеӊ яӊа зиратын коймалап алу өчен. 2015 елда тендер үткәрелгән. Аны «Энергетика» ширкәте откан(җитәкчесе Радик Закиров). Тендерныӊ таләпләре буенча...

Бөрбаш җирлеге. Гражданнардан 489 меӊ 200 сум акча җыелган, Казаннан 1 млн. 956 меӊ 800 сум акча килгән. Барлык финанс средствосы 2 млн. 446 меӊ сум булган.Шуныӊ 1 млн 192 меӊ 863 сум 18 тиене юллар ремонтына, 419 меӊ 427 сум 82 тиене чишмә, 577 меӊ 322 сумы «Сабантуй» мәйданын төзекләндерүгә юнәлдерелгән. Алан авылындагы юл ремонтын «Агрохимсервис» ширкәте (җитәкчесе Наил Гыйлаҗев) , Бөрбаш авылындагы юл ремонтын «МДСУ-1» Балтач бүлеге (җитәкчесе Рашит Ильясов) , Сабантуй мәйданындагы эшләрне «Мелиорация»(җитәкчесе Хәниф Бариев), «ГЛАВстрой» ( җитәкчесе Гәбделнур Хөсәенов) ширкәтләре, шәхси эшмәкәр Илдар Галиуллин оешмасы башкарган.

Борнак җирлеге. Гражданнардан 135 меӊ 600 сум акча җыйналган, 522 меӊ 800 сум акча Казаннан килгән, барлыгы 664 меӊ 400 сум булган. Юл ремонтына 577 меӊ 400 сум акча тотылган, 87 меӊ сум акча авыл эчендә агачлар кисүгә тотылган. Юл ремонтын «Агрохимсервис» ширкәте (җитәкчесе Наил Гыйлаҗев) башкарган.

Карадуган җирлеге. Гражданнардан 416 меӊ 700 сум акча җыелган. Шуӊа карап Казаннан 4кә тапкырлап килгән акча суммасы - 1 млн. 666 меӊ 800 сум. Барлыгы - 2 млн. 083 меӊ 500 сум. Арбаш, Карадуган, Түбән Кенә, Югары Кенә, Кенәбаш вылларында юл ремонтына юнәлдерелгән. Бу эшләрне «Агрохимсервис» ширкәте (җитәкчесе Наил Гыйлаҗев) башкарган.

Куныр җирлеге. Гражданнардан 280 меӊ сум акча җыелган, Казаннан 1 млн. 120 меӊ сум акча килгән. Барлык финанс средствосы 1 млн. 400 меӊ сум булган. Шуныӊ 911 меӊ 751 сум 70 тиене юллар ремонтына, 200 меӊ 706 сумы зират коймаларын яӊартуга, 275 меӊ 794 сумы Шода - Куныр авыллары арасында урнашкан чишмә ремонтына, 11 меӊ 748 сумы 30 тиене су белән тәэмин итүне яхшыртуга юнәлдерелгән. Юл ремонтын «Агрохимсервис» ширкәте (җитәкчесе Наил Гыйлаҗев) , Дорга һәм Улисьял авылларында урнашкан зират коймаларын эщләүне «Активист» хуҗалыгы (җитәкчесе Владимир Семенов), чишмә төзекләндерүне «Якты юл» хуҗалыгы (җитәкчесе Райф Хәкимов) башкарган.

Кече Лызи җирлеге. Гражданнардан 176 меӊ 800 сум акча җыйналган, 639 меӊ 600 сум акча Казаннан килгән, барлыгы 816 меӊ 400 сум булган. Барлык акча Зур Лызи 1 өлеш, Югары Ушма, Түбән Ушма авылларындагы юл ремонтына тотылган, аны «Агрохимсервис» ширкәте (җитәкчесе Наил Гыйлаҗев) башкарган.

Норма җирлеге. Гражданнардан 475 меӊ сум акча җыйналган, 1 млн. 848 меӊ сум акча Казаннан килгән, барлыгы 2 млн.323 меӊ сум булган. Нормабаш авылында 104 83 сум, Пүскәндә 153 40 сум, Килидә 207 меӊ 699 сум, Чапшарда 225 меӊ 419 сум, Карилендә 806 меӊ 176 сум, Нормада 844 меӊ 583 меӊ сум акча юл ремонтына тотылган, аларны «МДСУ-1» Балтач бүлеге эшләгән (җитәкчесе Рашит Ильясов).

Нөнәгәр җирлеге. Гражданнардан 215 меӊ 200 сум акча җыйналган, 860 меӊ 800 сум акча Казаннан килгән, барлыгы 1 млн. 76 меӊ сум булган. Барлык акча Ком. Завод, юл ремонтына тотылган, аны «МДСУ-1» Балтач бүлеге эшләгән (җитәкчесе Рашит Ильясов).

Пыжмара җирлеге. Гражданнардан 357 меӊ 600 сум акча җыйналган, 1 млн. 428 меӊ сум акча Казаннан килгән, барлыгы 1 млн. 785 меӊ сум булган. Юл ремонтына 1 млн. 94 меӊ 500 сум, су белән тәэмин итүне яхшырту өчен 507 меӊ 520 сум акча тотылган, 182 меӊ 980 сум акча пожар гидрантларын булдыруга тотылган . Юл ремонтын «МДСУ-1» Балтач бүлеге (җитәкчесе Рашит Ильясов), су белән тәэмин итүне яхшырту чараларын «Водстрой» ширкәте (җитәкчесе Рифат Закиров) башкарганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250