Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзара салым – 2015. Кайда, күпме, нәрсәгә? (дәвамы)

Нөнәгәр җирлеге. (дөресләп бирәбез) Гражданнардан 215 меӊ 200 сум акча тупланган, Шуӊа карап Казаннан 4кә тапкырлап килгән акча суммасы 860 меӊ 800 сум , барлыгы 1 млн. 76 меӊ сум булган. Барлык акча Ком. Завод, Нөнәгәр, Чутай авылларындагы юл ремонтына тотылган, аны «Агрохимсервис» ширкәте (җитәкчесе Наил Гыйлаҗев) башкарган.

Салавыч җирлеге. Гражданнардан 242 меӊ 600 сум акча җыелган. Казаннан килгән акча 970 меӊ 400 сум. Барлыгы - 1 млн. 213 меӊ сум. Җыелган акча Биктәш, Иске Салауч авыллларындагы юл ремонтына тотылган, бу эшләрне «Агрохимсервис» ширкәте (җитәкчесе Наил Гыйлаҗев) эшләгән.

Смәел җирлеге. Гражданнардан 198 меӊ сум акча җыелган, Казаннан 789 меӊ 600 сум акча килгән, барлыгы 987 меӊ 600 сум. Җыелган барлык акча юл Смәел һәм Сизнер авыл урамнары ремонтына тотылган, бу эшләрне «Агрохимсервис» ширкәте (җитәкчесе Наил Гыйлаҗев) башкарган.

Сосна җирлеге. Гражданнардан 156 меӊ сум акча җыелган, Казаннан 624 меӊ сум акча килгән, барлыгы 780 меӊ сум. Барлык акча авыл җирлегендәге юллар ремонтына тотылган. Эшне МДСУ-1» Балтач бүлеге эшләгән (җитәкчесе Рашит Ильясов).

Субаш җирлеге. Гражданнардан 160 меӊ сум акча җыелган, Казаннан 640 меӊ сум акча килгән, барлыгы 800 меӊ сум. 260 меӊ сум акча юл ремонтына, 386 меӊ сум чишмә төзекләндерүгә, 110 меӊ сум акча агачлар кисүгә, 44 меӊ сум акча суүткәргеч төзу өчен проект эшләтүгә тотылган.

Урта Көшкәт җирлеге. Гражданнардан 162 меӊ 400 сум акча тупланган, Казаннан 636 меӊ сум акча килгән, барлыгы 798 меӊ 400 сум. 115 меӊ сум акча зират комасын яӊартуга, 387 меӊ 190 сум акча чишмә төзекләндерүгә, 124 меӊ 400 сум асылмалы күпер салуга, 158 меӊ ял паркын төзекләндерүгә, 71 меӊ сум күпер ремонтына тотылган, 13 меӊ 810 сум акчалары кассада калган.
Чепья җирлеге. Гражданнардан 384 меӊ 200 сум акча җыелган, Казаннан 1 млн. 467 меӊ 200 сум акча килгән, барлыгы 1 млн. 851 меӊ 400 сум. 387 меӊ сум акча зират коймасын төзекләндерүгә, 1 млн. 225 меӊ 936 сум 84 тиене юл ремонтына, 149 меӊ 999 сум акча чишмә төзекләндерүгә, 71 меӊ 1 сум сум акча күпер ремонтына тотылган , 17 меӊ 463 сум 16 тиен акчалары кассада калган.

Шеӊшеӊәр җирлеге. Гражданнардан 138 меӊ 200 сум акча тупланган, Казаннан 552 меӊ 800 сум акча килгән, барлыгы 691 меӊ сум. Бу акчага Ор авылында балалар өчен спорт мәйданчыгы төзелгән.

Шубан җирлеге. Гражданнардан 121 меӊ 600 сум акча җыелган, Казаннан 486 меӊ 400 сум акча килгән, барлыгы 608 меӊ сум. 323 200 сум акча юл ремонтына, 284 меӊ 800 сум акча Түбән Шубан авылы өчен су башнясы алуга тотылган. 2015 елда юл ремонты Югары Шубан авылында булган, аны «Агрохимсервис» ширкәте (җитәкчесе Наил Гыйлаҗев) башкарган.
Яӊгул җирлеге. Гражданнардан 175 меӊ 200 сум акча тупланган, Казаннан 700 меӊ 800 сум акча килгән, барлыгы 876 меӊ сум акча . Барлык акча юл ремонтына тотылган. Яӊгулда һәм Иске Көшкәт авылларында юл ремонтланган, эшләрне «Агрохимсервис» ширкәте (җитәкчесе Наил Гыйлаҗев) башкарган.

Район буенча 2015 елда халыктан үзара салым нәтиҗәсендә 5 млн. 35 меӊ 700 сум акча тупланган, Республика хөкүмәте карары нигезендә, шушы сумма 4кә тапкырланып, районга 19 млн. 814 меӊ 400 сум акча бирелгән. Референдум нәтиҗәләре буенча максатчан тотылу өчен узган елда җирлекләрдә барлыгы 24 млн. 850 меӊ 100 сум акча тупланган. Бу елда да үзара салым акчасыныӊ күләменә карап Хөкүмәттән бирелә торган өстәмә өлеше үзгәрешсез кала. Димәк, вакытында урыннарда акчаны туплап, барлык хисап кагәзъләрен тәртипкә салып, Казаннан булачак акчаны мөмкин кадәр тизрәк кайтарырга һәм җәй айларында авыллардагы эшләрне тәмамлау бурычы тора.
Башы: Үзара салым - 2015. Кайда, күпме, нәрсәгә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250