Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзара салым җыйдык, акчасы кайда?

Редакциягә Сизнердан хат килде. Менә инде икенче ел үзара салым акчасы җыябыз, авыл урамнарын рәтлибез дип, ә нәтиҗә юк. Тышта көз, урамнар тагын шулай машина белән кереп булмаслык хәлдә калырмы инде. Җыелган салым акчаларын нишләтәләр соң?

Хатның кыскача эчтәлеге шундый. Әлеге авылны да үз эченә алган Смәел җирле үзидарәсе җитәкчесе Рифнур Йосыпов моңа түбәндәгечә җавап бирде. «Сизнерда узган ел үзара салым һәм аңа Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелгән өстәмә акчага Советская урамының 330 метрына таш түшәлде. Быел бу авыл халкыннан 35400 сум үзара салым җыелып, аны дүрткә тапкырлап, республика бюдҗетыннан 141600 сум өстәлде. Шушы акча тулысы белән Сизнер урамнары юлларын ремонтлау өчен тотылды. «Балтачагрохимсервис» берләшмәсе көче белән Арбаш карьерыннан таш ташып, Фрунзе урамына 150 метр юлга түшәлде. 250000 меңгә якын сумлык эш башкарылды. Ә үзләреннән җыелган акча, өстәмәсе белән 177000 мең сум гына.

Сизнердан килгән хат һәм аңа бирелгән җавап белән район башкарма комитетының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илшат Солтан улы Галимуллинга да мөрәҗәгать иттек.
- Күп җирлекләрдә халыкка аңлату эшләре тиешле югарылыкта алып барылмый, - дип сөйләп китте ул. - Һәркемнең дә үз акчасының кая киткәнлеген беләсе килә, билгеле. Шуңа күрә үзара салым һәм шул акчага эшләнәсе һәм эшләнгән эшләр турында идарә бинасындамы, клубтамы, халыкка аңлатып язып та куярга була.

- Бернинди өстәмә чыгым таләп итмәгән аңлату эшләре алып барылмау нәтиҗәсендә төрле инстанцияләргә хат китә. Җирле үзидарә җитәкчеләре үзләренә никадәр сүз ишетә. Салым акчаларының тотылышына контроль бардыр бит?
- Әлбәттә, район финанс-бюджет палатасы бу эш белән даими шөгыльләнә. Акчаларның салым җыяр алдыннан авыл җыеннарында үткәрелгән җыелышта халык кабул иткән максатларда гына тотылуын тикшереп торабыз. Күп җирлекләрдә урам юлларын рәтләү беренче планга куелды. Чишмәләрне, зиратларны, һәйкәлләрне каратучылар да бар.

Пыжмара җирлегендә авыл советы депутатлары үзара салымны һәр кешедән 500әр сум итеп җыярга тәкъдим итте. Халык җыены моны раслады. Бу җирлектә 357000 сум салым җыелды. Шуны 4кә тапкырлап, республикадан 1 миллион 428 мең сум бирелде. Түбән Сәрдектә су үткәргеч торбаларны яңартырга, Иске Пукшинерда, Югары Сәрдектә су башняларын карарга, Пыжмара һәм Әтнә авылларында урам юлларын төзекләндерүгә, янгын гидрантлары ясарга да җитте бу акчалар.

- Республика бюджетыннан нәтиҗәлерәк файда алып калу өчен Борбашта да үзара салымны һәр кешедән 400әр сум җыйдылар түгелме соң?
- Әйе. Чишмә-коеларын, урам юлларын шәп итеп карадылар бу акчага. Бер дигән ял парклары бар. Карадуганда һәм шушы сөйләшүгә сәбәп булган Смәел җирле үзидарәсендә дә үзара салымны һәр кешедән 300әр сум хисабыннан җыйдылар. Сизнерда 200әрдән җыйган булсалар, акчалары республикадан килгәне белән бергә 70-80 метр юлны төзәтергә генә җиткән булыр иде. Республикадан бирелгән мөмкинлекне файдаланып бик дөрес эшләделәр, диясе килә. Җирле үзидарә хезмәткәрләре тарафыннан менә шуны халыкка тиешенчә аңлату гына җитми. Югыйсә, үзләреннән җыелган аз гына акчага республикадан бирелгәнен кушкач, шактый зур сумма җыела, үзләре йөри торган юлларны, авылларда яшәешне яхшыртуга мөмкинлекләр зуррак була.

- Быел кайда, күпме үзара салым җыелды икән?
- Халык үзара салым җыеп авылларны төзекләндерүнең уңай нәтиҗәсен сизеп алды кебек. Быел бу чарада узган елга караганда активрак катнаштылар. Беренче графада җирле үзидарә исеме, икенчесендә - үзара салым взносы (сумнарда), өченчесендә - җыелган барлык акча, дүртенчесендә - шуны дүрткә тапкырлап, республикадан бирелгәне (соңгы ике графадагы саннар мең сумнарда)
Балтач
200
724,6
2898,4
Бөрбаш
400
489,2
1956,8
Норма
200
462,0
1848,0
Карадуган
300
416,7
1666,8
Чепья
200
366,8
1467,2
Пыжмара
500
357,0
1428,0
Куныр
200
280,0
1120,0
Салавыч
200
242,6
970,4
Нөнәгәр
200
215,2
860,8
Смәел
300
197,4
789,6
Яңгул
200
175,2
700,8
Югары Субаш
200
160,0
640,0
Кече Лызи
200
159,9
639,6
Урта Көшкәт
200
159,0
636,0
Сосна
200
156,0
624,0
Шеңшеңәр
200
138,2
552,8
Борнак
200
132,2
528,8
Шубан
200
121,6
486,4
Район буенча 4 миллион 953 мең 600 сум үзара салым акчасы җыелып, аны дүрткә тапкырлап, республика бюджетыннан 19 миллион 814 мең 400 сум акча бирелде. Тамчыдан күл җыела диләр. Монда күл генә түгел инде. Әлеге программа дәвам иткән тәкъдирдә, киләсе елда да халык үзара салым җыюга җитди карар, тагын да активрак катнашыр дигән ышаныч зур.

- Шулай шул, халыкның күпчелеге моны яхшы аңлый. Әңгәмә өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250