Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзара салым түләүдә 90% ташлама кемнәргә каралган?

450 сумны 2018 елның 1 апреленә кадәр түләргә кирәк...

Балтачта үзара салым түләүдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм I төркем инвалидларга 90% ташлама каралган. 

Узган елның 19 ноябрендә үткән референдум нәтиҗәләре буенча 2018 елда гражданнардан үзара салым җыю һәм ул акчаларны җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерү буенча карар кабул ителде. 

Балтач шәһәр җирлегендә гражданнарга үзара салым салу һәм җыю тәртибе, бу акчаларны куллану турындагы Кагыйдәнамә нигезендә салымны һәр балигъ булган кешегә 450 сум күләмендә 2018 елның 1 апреленә кадәр түләргә кирәк. 

Балтач шәһәр җирлегендә I төркем инвалидлар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары 90% ташлама белән азат ителә, ягъни алар 45 сум түлиләр. 

I төркем инвалидлар үзара салым түләүдән азат ителү өчен ташлама куллану мөмкинлеген раслаучы белешмәне аларның якыннары Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитетына алып килергә тиеш. 

Салымны шәһәр җирлеге башкарма комитетына кереп эш көннәрендә түләргә мөмкин (Ленин урамы, 45 йорт, 2 кат, телефон 2-54-15, 2-52-15 ) һәм дәүләт порталы, ягъни госуслуги аша да түләүне башкарып була. 

Татарстан Республикасының “Җирле референдумнар турында”гы законының 60 маддәсе буенча референдумда кабул ителгән карар мәҗбүри булып санала һәм муниципаль берәмлекнең барлык территориясендә гамәлдә була. 

Референдум карарын үтәмәгән өчен гражданнарга бер мең сумнан алып ике мең биш йөз сумга кадәр штраф салу каралган (Татарстан Республикасының административ хокук бозулар турындагы Кодексының 2.6 маддәсе).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзара салым