Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзара салымның матур нәтиҗәләре

Үзара салым сүзен ишетүгә күзалдына Балтач шәһәр җирлегендә соңгы елларда башкарылган күләмле эшләр килеп баса.

Бистәдәге зират коймасы яңартылу, балалар мәйданчыклары эшләнү, укучы балалар мәктәпкә йөри торган җәяүле күперләре, коелар төзекләндерелү, Көек һәм Курмала авылларында асфальт юл түшәлү, Балтач буенча салынган тротуарлар һәм башкалар. Саный китсәң бик күп һәм шушы уңайлыкларның барысы да Балтач шәһәр җирлегендә яшәүче халыкның бердәмлек һәм тырышлык нәтиҗәсе.

Үзара салым программасы эшли башлаганнан бирле районыбызда халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, аларның көнкүрешен яхшырту максатыннан эшләнгән эшләр быел да дәвам итәчәк. Тик әлегә Балтач җирлегендә яшәүчеләр әлеге акчаларны туплауга салкын карый икән. Әлбәттә, хөрмәтле райондашларны да аңлап була, кемнеңдер акча ягы такыр булырга мөмкин, кемдер күрше түләми икән бит, мин нишләп бирергә тиеш дигән уйлар белән дә йөри. Ләкин бистәбездә булган үзгәрешләрне күрми калу мөмкин түгел. Без бүген уңайлы тротуарлардан атлап йөрибез икән, нигә әле үз өлешем керде бит әлеге эшкә дип адым саен горурланмаска ди?! Шул ук Көек һәм Курмала авылларында яшәүчеләр дә асфальт юлга бик сөенделәр һәм бердәм эшнең тау күчерерлек көчкә ия булганына да инандылар.

Быел нинди эшләр планлаштырыла соң дип кызыксынасызмы? Иң элек шуны әйтеп китү кирәк, быел да Балтач шәһәр җирлегендә яшәүчеләргә 500 сумнан үзара салым акчасы җыю каралган. Ләкин, алдагы елдагы сыман дәүләттән ул дүрткә түгел, ә өчкә тапкырланып кайтачак. Шулай да планлаштырылган эшләр күләме аз түгел. Ленин һәм Совет урамнарының кайбер өлешләрендә асфальт-бетон өслекле тротуарлар салу, Чехов урамын төзекләндерү, Шушма буе паркына җәяүлеләр күпере ясау өчен проект һәм экспертиза ясау, шунда ук койма ясау һәм урнаштыру, Курмала авылының Советская урамына асфальт түшәүне дәвам итү.

Балтач шәһәр җирлеге җитәкчесе Илдар Габдрахманов яшәү буенча үзләрендә теркәлгән, 18 яше тулган һәркемгә быелгы үзара салымны да актив рәвештә җыю буенча мөрәҗәгать итә һәм бистәбездә, Көектә яки Курмалада үзара салым акчасына киләчәктә эшләрдәй тагын нинди эшләр барлыгы турындагы фикерләрен җиткерүләрен сорый. Халык белән башкарылган күмәк эш нәтиҗә бирәсенә, әлеге программа үз көчендә булганда җирлеккә кергән авылларда һәм Балтачыбызда мөһим уңайлыклар тудырып буласына ышанып, әлеге чарага өлеш керткәндә төрле сәбәпләр тапмыйча, киләчәгебез өчен дигән максат белән эш йөртсәк иде, ди Илдар Дамирович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзара салым Балтач шәһәр җирлеге