Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Заяга узмаган гомер (+фото)

Үзен белә башлаганнан тормыш үзәгендә кайнаган, яшәү рәвеше, хезмәте, дөньяга карашы, кешеләргә мөнәсәбәте белән ил үсешенә өлеш керткән Сосна авылы егете Гаязетдин Хәмзә улы Фәсхетдинов табигатьнең иң бай мәле, көз аенда дөньяга килгән. Әмма муллыкта иркә малай булып үсмәгән.

Сугыш яраларыннан  сихәтләнә алмыйча әтисе үлеп киткәндә Тәнзилә апасына – өч, Гаязга бер яшь була. Әниләре Фатыйма апа тормыш йөген ялгызы тарта башлый. Кая ул балалар белән шөгыльләнү! Кул арасына керә башлаган балаларына эш арасында әкият, мәзәк, шигырьләр сөйли, шудар аша газизләрен эшкә өйрәтеп кенә калмый, сәнгатьдә якынайта.Зиһенле малай Гаяз аларны бер ишетүдә хәтеренә сеңдереп,  үтә сәнгатьле итеп сөйләп тә бирә. Бер чара да аннан башка узмый.

Сосна сигезьеллык мәктәбен гел бишкә тәмамлап, Балтач урта мәктәбенә килә.бар фәнне дә яхшы үзләштереп, төрле кичә-бәйрәмнәрне оештыруда катнашып, чыгышлар ясаган егетнең химия-биология мөгаллиме һөнәрен сайлавына укытучысы Ләмига Сираҗиева сәбәпче була. Ул Гаяз белән аерым шөгыльләнә. Район, республика олимпиадаларында чыгыш ясап, җиңү тәмен татырга ярдәм итә.

Институт тәмамлаган егетне аспирантурада калырга кыстасалар да, егет ялгыз әнисенә терәк кирәген аңлап, авылны сайлый. Туган авылына химия-биология укытучысы булып кайта һәм беренче көннән балаларның, әти-әниләрнең яраткан мөгаллименә әверелә. Укучылары район олимпиадалары җиңүчеләре була. Мәктәптә тәҗрибәләр белән оештырылган кичәләргә кызыксынып авылдашлары йөри башлый. Мәктәптә бию түгәрәге, ансамбль оештыра. Авылда оештырылган мәдәни чараларның үзәгендә кайный. Өстәвенә пропагандист, комсомол укулары алып бара.

Язманың тулы варианты белән  "Хезмәт" газетасында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев