Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзбәкстанда туса да, бәхетен Балтачта тапкан. Кем ул? (+фото)

Рөстәм һәм Радик Исмаиловлар турында Карадуганга якын авылларда белмәгән кеше юктыр.

Ә бит барына да үз тырышлыклары белән ирешкән алар. Туры сүзле, яшь булса да, өлкәннәрчә фикер йөртүче Рөстәм белән әңгәмә корганда, аның бизнеска гына түгел, авылның киләчәгенә дә ачык фикерен ишеттем.

Һәрбер көне минутлап бүленгән Рөстәмнең, иртәнге җиде тулганчы ул инде эш урынында һәм мондый ритм белән эшмәкәр егет озак еллар яши.

- Балачагым Үзбәкстанда үтте минем. Тик 1993 елда без Карадуганга кайтып төпләндек. Әнием Маһиәсма төп чыгышы белән шушы якныкы. Мин кечкенәдән Балтачны яраттым һәм монда кайтуыбызга да чиксез шатландым. Биредә мин каникул чорында ул замандагы данлыклы мебель фабрикасында эшләдем. Мәктәпне бетереп Казанга киткәннән соң бер ел көндезге бүлектә белем алгач, читтән торып уку бүлегенә күчтем. Аннан соң инде авылга кайтып, үз бригадамны төзеп, шабашта йөри башладым.

Педагогика буенча белем алып, киләчәктә төзелешкә, аннан ит белән сату итүгә кереп киткән яшь егетнең бүген гөрләп эшләп торган төзелеш материаллары кибете, сугым цехы һәм күпләп ит продукциясе сату базасы бар. Ә киләчәккә планнар тагын да зур, нинди дисезме, әйдәгез анысы әлегә сер булып калсын.

Үз эшенең нечкәлекләрен шуның кадәр кайдан өйрәнгән, кем терәк булган соң Рөстәмгә? Монда бары тик аның эзләнүчәнлеген, бер уңышсызлык аркасында артка чигенми киресенчә алга атлау сәләтен ассызыкларга кирәк. Шабашта йөргәндә ит сорап билгесез бер абыйның мөрәҗәгать итүе, аңа булмый дигән җавап кайтармый гына кушканны эшләп, тагын заказлар булдырган Рөстәм алдында әллә киртәләр тумаган дисезме? Туган, чөнки кемдер аны көндәш күреп, бизнесына нокта да куярга теләгән, тик Рөстәмнең ныклы характеры, үз-үзенә ышанычы беркемгә дә аны җиңәргә ирек бирмәгән.

Алга таба Рөстәмнең язмышы нинди борылышлар алган, бу хакта "Хезмәт" газетасының 22 июнь саныннан укып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев