Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзе гади, үзе ягымлы

–Без күптән психологларга әйләнеп беттек инде, – дип көлә ул, минем аптыраулы карашымны күреп. – Һәр кешенең җаен табарга тырышабыз.

«Нурминка» сәүдә челтәренең хуҗалык товарлары бүлеге сатучысы Фәридә Шәрифуллинаның ничек эшләвен кеше сөйләгән буенча түгел, күреп беләм. Бердән, юл уңае, ул сата торган товарлар әледән-әле кирәк. Икенчедән, бу кибеткә керергә, кайчакта берни алмыйча да карап, йөреп чыгарга яратам. Фәридә үзе дә бик ипле. Ишектән керүгә, нәрсә кирәк дип чәчрәп чыкмый, сатып алучыга иркенләп карарга мөмкинлек бирә. Сорау бирсәң, шул арада яныңа килеп җитә. Монда товар шулкадәр күптөрле, вак-төякне кайдан белеп, табып бетерә дия торган. Ә ул инде ияләнгән. Ашыкмый-кабаланмый, сиңа кирәген шул арада табып бирә. Эше турында язарга кергәч тә, минем белән сөйләшкән арада берьюлы әллә ничә кешегә хезмәт күрсәтергә өлгерде.

–Без күптән психологларга әйләнеп беттек инде, – дип көлә ул, минем аптыраулы карашымны күреп. – Һәр кешенең җаен табарга тырышабыз. Кемдер товар сайлый, әмма кайсын алырга белми икеләнә, аларга киңәш бирәсең. Кемдер, киресенчә, уйлап бетерми, беренче күргән товарны алырга ашыга. Андыйларга бездә әле мондые да бар дип, төрлесен тәкъдим итәсең. Кемгәдер ала торган кирәк-яракларны эшләтеп, кемгәдер сүтеп-корып күрсәтәсе... Сатып алучылар үзләре дә шундый-шундый яңа төр әйбер бар икән, алып кайтсыннар әле дип, заказ бирә. Заказларын алырга килгәч, бергәләп өйрәнгән чаклар да була...

Тәҗрибәле генә түгел, белемле сатучы да Ор кызы Фәридә. Смәел урта мәктәбен тәмамлагач, Казандагы сатучылар әзерли торган училище тәмамлаган. Башта Казанда, аннары гаиләсе белән күченеп кайткач, район кулланучылар җәмгыяте кибетләрендә эшләгән. Гөлсем апа Миңнебаева шәхси кибетләр челтәре ачкач, аларда хуҗалык товарлары ягында эшли башлаган. Инде аңа да егерме елга якын вакыт үткән. «Коллективыбыз бик тату, килешеп, аңлашып эшлибез. Һөнәремне яратам. Әнием исән-сау, балаларым гаиләле, улым гаиләсе белән бергә яшибез. Кызым гаиләсе дә Балтачта гына. Һәр туган көнгә шөкер итеп яшим», – ди Фәридә.

–Бу көннәрдә Фәридәбез-нең 55 яшьлек матур юбилее бит әле, – ди әлеге кибетләр челтәре хуҗасы Гөлсем апа Миңнебаева. – Ул безнең белән иң күп бергә эшләгән, иң тырыш, булдыклы сатучыларыбызның берсе. Куйган хезмәтләренә чиксез рәхмәтләребезне әйтеп, без аңа алга таба да хәерле гомер, ныклы сәламәтлек телибез. Балалары бәхетенә сөенеп, якыннарын бәхетле итеп яшәсен, әле күп еллар бергә-бергә эшләргә язсын!

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күркәм юбилей Фәридә Шәрифуллина