Үзе шифаханәдә, ә хатынына чәчәк китергәннәр...
Хәбәрчебез Вагиз абый Таҗиевның хәләл җефете Суфия ханым белән бергә тормыш коруларына бүген 45 ел булган.
Вагиз абый үзе бүгенге көндә шифаханәдә – Васильевода ял итә, иртән-иртүк инде таксист аша хәләленә чәчәк бәйләмнәре бүләк иткән. Романтик та инде үзе! (Андый ирләр күбрәк булсын иде ул!) Тормышлары гел шулай тигез дәвам итсен, бер-берләрен кадерләп, хөрмәт итеп, балаларын, якыннарын куандырып, бәхетле гомер кичерергә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев