Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзе теләп пенсиягә китүчеләр акчалата бүләк алачак

Андый укытучыларга ике еллык эш хакы бирелә.

Бу хәл әлегә безнең илдә түгел, ә Грузия пенсионерларына кагыла.

Анда әлеге вакытта эшләп йөрүче укытучы пенсионерлар үз теләкләре белән эштән китсә, ике еллык хезмәт хакы күләмендә акчалата бүләк алачак. Бу хакта Грузиянең мәгариф министры Михаил Батиашвили белдергән.

Аның сүзләренә караганда, пенсия яшендәге 6 меңгә якын педагог мондый теләк белдергән дә инде. Министр өметләнүенчә, бу процесс агымдагы елның ахырына төгәлләнергә тиеш. “Дәүләт озак еллар мәгариф системасында эшләгән кешеләр турында кайгыртырга тиеш,” — дип ассызыклый ул.

Билгеләнүенчә, акчалата бүләк агымдагы елның сентябреннән бирелә башлый. Әлеге вакытта Грузиянең дәүләт карамагында булган мәктәпләрендә укытучыларның уртача хезмәт хакы 365 доллар (23,7 мең сум) тәшкил итә.

Русиядә укытучыларның уртача эш хакы 45,6 мең сум исәпләнә.

kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев