Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Үзебездән тора

Артериаль гипертония - ул кан басымының 140/90нан да югарырак булуы. Шуңа күрә кан басымы белән авырган кешеләр көн саен иртә һәм кич аны тикшереп торырга тиеш.

Авыруны булдырмый калу өчен нишләргә? Ә авырган очракта ничек ярдәм итәргә соң? Авыруларга даруларсыз тәэсир итәргә мөмкин яки дарулар белән дә ярдәм итеп була. Беренче төргә түбәндәге методларны кертергә мөмкин: тәмәке тартмау, үзеңнең авырлыгыңны нормада тоту. Алкогольле эчемлекләрдән баш тарту яисә аларны куллану микъдарын киметү кирәк, ягъни бер тәүлеккә ирләр өчен 30 грамм, хатын-кызлар өчен 20 грамм. Физик көч куллануны арттыру да нык ярдәм итәчәк. Аш тозын тәүлегенә 5 грамм гына кулланырга киңәш итәбез.
Безнең сәламәтлегебез дөрес тукланмауга бәйле. Кан составындагы холестерин дигән майлы матдә артык булу йөрәк-кан тамыры авыруларын ешайта. Шуңа күрә майлы ризыкларны ашауны киметергә кирәк. Атнасына йомырка сарысын өчтән артык ашамаска кирәк. Бавыр, бөер, икра, креветкаларны аз кулланырга, кыздырылган ризыкларны (шашлык, майлы балык) чикләргә, казылыкны аз күләмдә, ә сыер мае урынына үсемлек мае кулланырга киңәш итәбез. Әгәр югарыда әйтелгәннәр үтәлсә, канда холестерин күләме кими һәм нәтиҗәдә йөрәк ишемиясе һәм кан басымы авыруы куркынычы азая. Артык гәүдә авырлыгы үзеннән-үзе йөрәк авыруын китереп чыгаручы сәбәп булып тора. Гәүдә авырлыгын киметергә яки ябыгырга теләгәндә, җиңел үзләштерүче углеводларны һәм майларны кулланмыйча, азыкның энергетик кыйммәте күрсәткечен киметергә кирәк. Бигрәк тә шикәр, конфетлар, варенье, кондитер ризыкларын - торт, пирожное, баллы суларны, кесәлләрне кулланмаска кирәк. Ә менә яшелчә, җиләк-җимешләрне киресенчә күбрәк ашарга киңәш ителә. Туклану тәртипле рәвештә булырга тиеш. Ризыкны көненә 5-6 тапкыр әз-әзләп куллану киңәш ителә. Атнага 1 көн үзеңнең рационыңны булдырырга кирәк: 1,5 килограмм яшел алма яисә 1,5 килограмм кыяр көне, кефир көне һәм башкалар. Дөрес ашау буенча тәкъдим ителгән киңәшләрне үтәү кыен түгел. Алар сезгә йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмаска ярдәм итәр. Ә артериаль-гипертония белән авыручылар даруларны үзләренең участок табибы кушкан дозада гына кабул итәргә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250