Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзенчәлекле еллар

Адәм баласының психологиясе бик кызык. Ул, илле яше тулар вакыт җитсә, тизрәк лаеклы ялга китү турында хыяллана.

– Юк, пенсияләргә кадәр эшли алмам. Пенсия акчаларын рәхәтләнеп тотар көннәр булырмы икән? – ди.
Ялга чыгар айлары, көннәре якынлашканда исә... тынып кала.
«Бер-ике ел гына булса да, эшләтсәләр ярар иде. Пенсия акчасына гына ничек яшәргә кирәк?» – дип уфтана башлый. Үзе эшләгән чорларда пенсиягә китмәүчеләргә кырын күз ташлаганнары да онытыла.
Әмма телисеңме, юкмы – ул көннәр барыбер килә. Берәүләр югалып кала – авыруларын барлый башлый. Икенчеләре дин сабагы алырга мәчетләргә юл ала. Өченчеләре яшьлектә вакыт тапмаган сәхнәгә менә.
35 ел гомерен балаларга рус теле һәм әдәбиятын укытуга багышлаган Хәбибуллина Суфия Гайфетдин кызы үзенең лаеклы ялларын, беркемнекенә дә охшатмыйча, үзенчәлекле итеп үткәрүе белән сокландыра мине. Мәктәптә укыган елларында ук (Суфия 1973 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлаган) рус телен тирәнтен үзләштергән кыз, педагогия институтында укыганда да, Чепья, Балтач мәктәпләрендә эшләгәндә дә һәрвакыт үзенең белемен арттыру өстендә эшли. Һәр укучы белән (аеруча авыр укучылар белән) индивидуаль эшләүче, таләпчән укытучыга башкача булмый да. Хәер, болар бар да табигый. Ә менә пенсиягә чыкканнан соң үз фәне буенча һаман белем эстәгән, белемен тирәнәйткән кешене минем беренче күрүем.
Тел буенча нинди яңа законнар чыккан, ЕГЭда нинди яңалыклар кертелә, фәннәрне укытудагы сәгатьләр челтәрендә нинди үзгәрешләр бар – һәммәсен җентекләп күзәтеп бара. Яңа чыккан тест китапларын алып, искеләре белән чагыштыра, кайсы биремнәрнең урыны алыштырылган, кайсылары катлауландырылган, аларны укучыларга ничегрәк җиткерсәң, уңышлырак була – ул аларны фән укытучыларыннан да алданрак карап чыга.
Суфия Гайфетдиновна – бик ярдәмчел кеше. Үтенеч белән килгән балаларны,   әти-әниләрне кире бормыйча, аңламаган темаларын аңлатып җибәрә. Монысы да гадәти хәл булсын ди. Ә үзе өйрәткән темалар буенча эшләгән контроль эш нәтиҗәләре белән кызыксынып, кайда хата җибәрүләрен сорап, кабат шул темаларны аңлатуы... – белмим, илдә тагын бүтән берәр кеше шулай эшлиме икән?!
Аңа еш кына сочинениеләр өстендә эшләргә өйрәтүен сорап мөрәҗәгать итәләр. Әдәбият буенча Суфия Гайфетдиновнаның тел байлыгына сокланмый мөмкин түгел! Тормышчан мисалларны да балаларга шулкадәр кызыксындырып эзләтә белә. Нинди генә ЕГЭ үткәрелсә дә, (мәктәпнекеме, районныкымы, тикшереп карау өчен генәме, әллә чын сынаумы), Суфия Гайфетдиновна һәр эшне ничек башкарып чыгулары б елән кызыксына, үзе укытмаган балаларның да билгеләре, баллары өчен чын күңелдән сөенә.
Мин аның белән сиксәненче еллар башында Казанда алдынгы яшь укытучылар слетында танышкан идем. Күршеләр булып яшәп, хезмәттәшләр булып эшләү бәхетенә ирештем. Рус һәм татар телләре укытучылары арасында ниндидер күзгә күренми торган конкурентлык – көндәшлек мөнәсәбәтләре яши. Ә без, киресенчә, шушы мөмкинлектән файдаланып, ике әдәбиятны бер-берсе белән тулыландырып, грамматиканы чагыштырып, җиңеләйтеп укытырга тырыштык.
Суфия табигый матурлыкка гашыйк. Тәрәзә төбен, ишек алдын, бакчаларын тутырып гөлләр үстерә. Аның помидор-кыярлары да кешенекеннән алда өлгерә. Ире Миңнефәрт белән Чепья мәктәбен тәмамлаганнан бирле бергә. Үзләре кебек тырыш уллары Рамил дә, кызлары Энҗе дә, Балтач урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлап, югары белем алып, Казан шәһәрендә эшлиләр. Оныклары Зилә белән Динә исә аларның балачагын хәтерләтә.
Суфия да, Миңнефәрт тә – туганнары өчен дә, дуслары, күршеләре өчен дә зур байлык. “Хезмәт” газетасында да Миңнефәрт Хәбибуллинга юлда ярдәм итүе, таныш түгел өлкәннәрне дә машинасына утыртып, авылларына кадәр кайтарып куюы өчен берничә рәхмәт хаты басылган иде.
Әйе, пенсия еллары ул – үзенчәлекле еллар. Һәркемгә ул чорга исән-имин барып җитәргә, дусларым, танышларым – Балтачтан Хәбибуллиннар кебек матур һәм үзенчәлекле итеп үткәрергә язсын иде.


Миләүшә ГАРИФУЛЛИНА
Балтач бистәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы