Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзенчәлекле Яңа ел

Яңа ел бәйрәменнән соң кайда гына барма, бал-маскарадны сөйләшәләр. Авылларда бигрәк тә күңелле була ул, дип үзләренең хис-кичерешләре белән бүлешәләр.

"Быелгы маскарад күңелләргә үзенең үзенчәлекле булуы белән кереп калыр, мөгаен. Чыршы бәйрәмен әле болай урамда каршы алган юк иде. Кыш бабай да моңа бик сөенде. "Нәкъ минемчә, миңа ошаганча булган бу!" - диде ул кыңгыраулар тагып бизәлгән ат чанасыннан төшкәч. Ахры быел Кыш бабайлар да карантинда ятып туйганнар. Бәйрәмгә дә дүрт тапкыр, дүрт Кыш бабай килде. Убырнисабыз да быел кияүгә чыккан да исемен үзгәрткән, ул хәзер Убырлая икән!) Сөйләсәң күп инде... Рәхәтләнеп уйнап, биеп, тау шуып, фотога төшеп күңел ачты халык. Бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт. Күңел ачу мәйданчыгы да бик матур. Аны ясауга өлешләре кергән авылдашларга да олы рәхмәтебезне җиткерәбез", дип хәбәр итәләр Көшкәтбаш авылыннан. Я, тагын кайда бәйрәмнәр шулай күңелле дә, үзенчәлекле дә булды соң? Комментарийларда языгыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев