Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Журналист – җиңел һөнәр түгел", ди Регина. Ни өчен? (+фото)

“Алтын каләм” 1996 елдан бирле уздырылып килүче республиканың төрле районнарында иҗат итүче балаларның сәләтләрен үстерүче бәйгеләрнең берсе.

Быел миңа да әлеге фестивальда катнашу бәхете елмайды. Әлеге көнне зур түземсезлек белән көтеп алдым. Фестивальның соңгы финал турына үтәр өчен дә районда беренче урынны яуларга һәм зона этабын үтәргә туры килде. Ләкин шушы барлык кыенлыкларны үтеп,   3-7 июль көннәрендә “Идел” яшьләр үзәгендә фестивальнең финал өлешендә булып кайттым. Мин бу фестивальга килгәндә газета яки журнал чыгарасын белә идем, ләкин шул кадәр авыр булыр дип,  башыма да китермәдем. Көн саен төрле экскурсия булыр һәм шуннан соң ял итәрбез дип хыялландым. Әлбәттә, бу фестиваль миңа бик ошады. Мондагы аз йоклау, тир түгеп эшләүне гомерем буе онытмам. Шушында алган тәҗрибә миңа иншалар, хикәяләр язганда, дусларым белән аралашканда, берәр кызыклы кешеләрдән  әңгәмә алганда булышачагына ышанам. Без шушы биш көн эчендә Римма Ратникова, Лия Заһидуллина, Илья Бруяко, Илшат Әминов, “Татмедиа”ның генераль директоры Андрей Кузьмин, SMMщиклар, Миңназыйм Сәфәров, Данил Сәфәров  һәм Алинә Сәфәрова  белән очраштык . Дәүләт советында, “Шәхри Казан” редакциясендә, татар журналистикасы музеенда, КФУның Югары журналистика  һәм медиакоммуникацияләр мәктәбендә, “Әкият” курчак театрында һәм музеенда экскурсияләрдә булдык. Бу бәйге безгә танылган һәм кызыклы шәхесләр белән очрашырга мөмкинлек бирде. Һәр очрашу саен без кызыксындырган сорауларыбызны бирдек. Очрашулардан соң журналистика дөньясына кереп, үзебезне чын журналистлар ролендә хис иттек, мәкаләләр яздык.  Бу бәйге безгә үсеш алырга гына түгел, нәтиҗәләр ясарга да ярдәм итте.

Өзелеп көттем мин “Алтын каләм” фестивален. Шундый зур өметләр баглап, ачыш ясарга килгән кебек килдем мин бу иҗат дөньясына . Өметләрем йөз процент акланды дип курыкмыйча әйтә алам. Журналистика һөнәре минем алдымда  бөтенләй башка ягы белән ачылды. Бу биш көн минем өчен бик тиз үтеп китте. Беренче көннәрендә авыррак булса: туган ягым, авылым, якыннарым сагындырып, күзләрем яшьләнсә дә, башка көннәр җиңелрәк иде инде.

Мин быел туган көнемне башка елдагыларына охшамаслык итәсем килә иде. Теләгем чынга ашты. Быел туган көнемдә, ягъни 4 июль көнне мин фестивальда мәкаләләр язып үтте. Бу көнне минем өч мәкаләм бастырылып чыкты. Шуңа күрә иртәнге икегә кадәр йоклый алмадым, ләкин шуңа карамастан,  бер дә үкенмим. Чөнки мин үземә дуслар табып, туган көнемне алар янәшәсендә үткәрдем. Бу да зур бәхет түгелмени?!

Дәвамы "Хезмәт" газетасының 19 июль санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев