Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зилә Вәлиева: Татарстанда төзәтмәләр буенча тавыш бирү бердәм бара

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Казанда сайлау участогында тавыш биргән.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева бүген Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш биргән. Казанның 18 нче мәктәбендә урнашкан 56 нчы сайлау участогында журналистлар белән әңгәмә вакытында ул «республикада тавыш бирү бердәм бара», дип билгеләп үткән.

Зилә Вәлиева фикеренчә, төп законга төзәтмәләр буенча бөтенхалык тавыш бирү – тарихи вакыйга. «Безнең барыбызның да үз позициясен белдерү мөмкинлеге бар. Моңа кадәр җитди фикер алышулар булды, без эшче төркем әгъзалары белән очраштык. Һәм бүген, соңгыдан алдагы көнне, без республикада бердәм тавыш бирү баруын күрәбез», – дигән ул.

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе ассызыклавынча, коронавирус таралган чорда сайлау участокларында «барысы да алтын стандартка туры килә». «Вәзгыять үзенчәлекле, һәм иң беренче чиратта куркынычсыз шартлар булдыру мөһим иде. Биредә яшәүчеләрнең тәкъдим ителгән төзәтмәләр белән танышу, үз карашларын булдыру өчен вакытлары җитәрлек иде. Шуңа күрә тавыш бирүне оештыручылар өчен иң мөһиме – инфекция йоктыру очракларын булдырмау иде. Хәзер без республикада барлык шартлар да тудырылган дип әйтә алабыз», – дип билгеләп үткән Зилә Вәлиева.

Аныңча, Иҗтимагый палата бөтен республика буенча тавыш бирүнең ничек узуын тикшерә. «Без гражданнарыбыз нинди кәеф һәм ышаныч белән тавыш бирә торган мәгълүматларны алабыз. Хәзер эш нәтиҗә артыннан гына. Кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, социаль тотрыклылыкны гарантияләүче төп законга төзәтмәләр кабул ителергә тиеш дип уйлыйм», – дип әйткән ул.

Зилә Вәлиева сүзләренчә, тавыш бирүне Күзәтүчеләр күзәтә, һәм бу процедураның объективлыгын, үтә күренмәлелеген һәм легитимлыгын гарантияли. «Күзәтү эшли дип әйтә алам, чөнки махсус провокациягә әзерләнеп килгән кешеләр сайлау комиссиясенә авырлыклар тудырдылар. Күзәтүче вакытында видеокамера кертелү сәбәпле, Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе бу хәлне тикшерә алды», – дип нәтиҗә ясаган ТР Иҗтимагый палатасы рәисе.

Салават Камалетдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конституциягә төзәтмәләр