Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Зимняя вишня"да 300ләп кеше үлгән дигән сүзләр ялган - Кузбасстан кайткан гаилә

“Бу – акылга җиңел кешенең уйдырмасы гына була ала”, – ди Лобановлар.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Тумышлары белән Кузбасс шәһәреннән булып, бүгенге көндә Казанда яшәүче Лобановлар Кемерово фаҗигасенең ялган вариантларына ышанмаска куша. Бу хакта алар бүген “Татар-информ” хәбәрчесенә Ленин бакчасындагы ясалма мемориалга чәчәкләр салырга килгәч әйтте.

“Кемероводан туганнар, дуслар белән сөйләшеп торабыз. Телевизордан үлүчеләр санын ничә дип әйттеләр, ул чыннан да шулай. 300, 400 мәет дип күпертүләр – берсе дә дөрес түгел. Ышанмагыз аларга. Бу – җәмгыятьне катлауландыру гына. Морглар мәетләр белән тулган, күпме кеше үлгәнен әйтмәскә кушалар дип сөйләүләр дә – абсурд. Бу акылга җиңел кешенең уйдырмасы гына була ала”, – диде Григорий Лобанов.

Әлфия һәм Григорий Лобановлар тумышлары белән Прокопьево шәһәреннән. Гомерләре Кузбасста үткән. Балалары Казанга килеп төпләнгән. Шуңа күрә, пенсиягә чыккач алар да бирегә кайтырга карар кылган. Казанда алар узган елның август аенда күченгән.

“Скайп аркылы дустым белән сөйләштек. Бу көнне сәүдә үзәгенең икенче, өченче катында булучылар янгын турындагы хәбәрне ишетү белән үк, киемнәрен алып, урамгап йөгереп чыккан. Хәтта берәүнең дә дүртенче катка күтәрелеп, балаларны коткару уе булмаган”, – диде Әлфия ханым күз яшьләре аша.

Лобановлар Кемерово фаҗигасен ишетеп, йоклый да алмауларын белдерде.

“Үзебезнең Кемеровода шундый хәл килеп чыгу икеләтә авыр. Балалар кызганыч. Яши дә башламаган бит әле алар. Бу кайгыны сөйләп тә, тасвирлап та булмый. Аны йөрәк белән тоярга кирәк. Безнең оныклар яшендәге балалар алар. Бикле ишек төбендә никадәр елап торганнардыр. Болай эшләргә ярамый, ярамый. Көннәр-төннәр буе шул хакта гына уйлыйбыз”, – диде Григорий әфәнде.

Ул шулай ук материал буларак пластикның да зыянын телгә алып үтте.

“Әгәр дә сәүдә үзәге ачасың икән, куркынычсызлык таләпләрен дә үтәргә кирәк. Мин үзем гомер буе төзүче булып эшләдем. Соңгы вакытта безгә материал буларак пластик куллануны тыйдылар. Кирәкми ул пластик. Ул яна башласа бетте инде. Әмма арзан булганга, бөтен сәүдә нокталарын шуның белән ясыйлар”, – диде Григорий Лобанов.

50 ел буе Кузбасста яшәгән ирле-хатынлы Лобановлар мемориалга чәчәк бәйләмнәре салды, йомшак уенчык һәм машина куйды.

Исегезгә төшерәбез, 25 мартта Кемероводагы “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә килеп чыккан фаҗига сәбәпле, ил буйлап матәм чаралары узды. Кичә казанлылар янгын корбаннарын Ленин бакчасы һәм Бауман урамында искә алды. Бүген исә дин әһелләре Ленин бакчасындагы мемориал каршында мәрхүмнәр рухына дога кылды.

 

Фото: Султан Исхаков

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кемерово