Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зират коймалары яңартылды

Адәм баласының соңгы йорты – зират. Һәркем аның яныннан узганда гына булса да үзенең бу дөньяда мәңгегә килмәгәнлеген исенә төшерә. Үзләренең вафат булган әби-бабалары, әти-әниләре, туганнары рухына дога кыла.

Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да шулай ук җыештырылган, аның коймалары төзек, чардуганнары буялган булу бик мөһим.

Югары Кенә авылының зираты да гел чистартылып тора. Ел саен май бәйрәмнәрендә өмә уздырыла. Шулай да зиратның коймасы күптәннән корылган булу сәбәпле, тузган иде. Шуңа күрә авыл халкы быел җыелган үзара салым акчасын зират коймасын төзекләндерүгә тотарга кирәк дигән уртак фикергә килде, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев бу фикерне хуплады.

Шамил Вәкилевич зиратның коймаларын торгызу өчен төзелеш оешмасы белән килешү төзеде, койма өчен кирәкле материалларга заказ бирде. Казаннан материалларын кайтартты. “Игенче” хуҗалыгы рәисе Булат Зыятдинов бу изге эштән читтә калмады. Койма баганалары утырту өчен ком кирәк булуын белгәч, берсүзсез ярдәм итте. “КамАЗ” белән ком кайтартты.

Койма төзекләндерү эшен Фәһим Сибәгатуллин җитәкчелегендә “ХЭС” оешмасы егетләре Шамил Низаметдинов, Рәис Нәбиев, Ленар Мортазин, тракторчы Тәбрис Корбангалиев башкарды.

Зиратыбыз матурланып, нурланып калды. Шушы изге эшкә үз өлешен керткән һәрбер кешегә Аллаһы Тәгалә изгелекләрне меңе белән кайтарсын иде!

Югары Кенә авылы халкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев