Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзизоляция режимы кайчан бетәчәк?

“Без галимнәр белән аралашып торабыз, алар да нәкъ шуны сөйли”, – дигән ул, киләсе ай башында чикләү чараларын озайту тәкъдименә аңлатма биреп. Шул ук вакытта, ведомство башлыгы басым ясап әйткәнчә, Россия халкы май бәйрәмнәрендә өйләреннән чыкмаган очракта гына май аенда чикләүләрне акрынлап йомшартып булачак.

“Роспотребнадзор” башлыгы Анна Попова 12 майдан соң үзизоляция режимының йомшартылу ихтималын искәрткән, дип хәбәр итә РИА Новости. “Без галимнәр белән аралашып торабыз, алар да нәкъ шуны сөйли”, – дигән ул, киләсе ай башында чикләү чараларын озайту тәкъдименә аңлатма биреп. Шул ук вакытта, ведомство башлыгы басым ясап әйткәнчә, Россия халкы май бәйрәмнәрендә өйләреннән чыкмаган очракта гына май аенда чикләүләрне акрынлап йомшартып булачак.

Нормаль тормышка кайчан кире кайтабыз?

Моңа кадәр Анна Попова илебездә яшәүчеләрнең коронавирус инфекциясенең инде ике инкубация чорын үткәрүен, әмма өченчесеннән соң гына нормаль тормышка кире кайту турында сөйләргә мөмкин булуы турында сөйләгән. Ул шулай ук илдә эпидемиянең пик ноктасыннан, ягъни чирнең үтә нык көчәюеннән котылып калуына ышаныч белдергән.

Тик Анна Попованың фикере белән килешмәүчеләр дә бар. Әйтик, Мәскәүнең баш контрольлек идарәсе җитәкчесе Евгений Данчиков, шәһәр хакимияте май бәйрәмнәреннән соң чикләүләрне бетерүгә нигезләр күрми, дип белдергән. Чиновник әйтүенчә, коронавирустан чирләүчеләр кими башлагач кына чараларны йомшарту турында сөйләргә мөмкин. Әлегә исә Мәскәүдә чир йоктыручылар саны артканнан-арта, дип билгеләп үткән ул.

Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев та, үз чиратында, пропуск системасын май бәйрәмнәренә озайту зарурилыгы турында белдергән. Хәзерге вакытта өлкәдә чирләүчеләр саны ун мең кешегә җиткән.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Россиядә 87 меңнән артык кешенең (күпчелеге – Мәскәүдә) COVID-19 йоктыруы теркәлгән. Шуның 794е вафат булган, 7 меңе савыккан.

Ватаным Татарстан

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карантин үзизоляция