Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зәлиягә талант тумыштан бирелгән

Зиатдинова Зәлия Фәләхетдин кызы Арбор авылында гади, эш сөючән гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килә. Язмыш тарафыннан кыерсытылып туса да, Зәлияне кечкенәдән эшкә өйрәтеп, тырыш, максатчан кыз итеп үстерә әти-әниләре.

Урта мәктәпне тәмамлап, 1997 елда Алабуга мәдәният училищесына укырга керә һәм эш юлын 1999 елда Чепья авыл китапханәсендә башлый. 2002 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын читтән торып тәмамлый, югары белем ала.

Китапханә эшен бик яратып, хезмәттәшләр, авыл халкы белән уртак тел табып бүгенге көндә дә шушы эшен дәвам итә. Китапханәче буларак, рухи байлыкны укучыларына тәкъдим итеп, аларда үз милләте, үз төбәге, әдәбияте, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән горурлану, аңа соклану хисләре уятуны максат итеп куеп эшли ул. Мәдәният йорты каршында оешкан “Туганайлар” керәшен фольклор ансамблендә дә бик теләп, яратып катнаша. Берөзлексез кызыклы идеяләр һәм яңа эш алымнары эшендә матур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Район башкарма комитеты мәдәният бүлеге тарафыннан күп кенә рәхмәт хатларына лаек. Мәдәният министырлыгы һәм Республика Милли китапханәсе тарафыннан үткәрелүче “Иҗади эзләнү” республика конкурсында катнашып, авыл китапханәләре арасында җиңү яулады. 2013 елда 100 мең сум грантка ия булу китапханәне тиешле дәрәҗәдә материаль техник база белән тулыландырырга мөмкинлек бирә. Быел исә “Җылылыкка, кайгыртучанлыкка төреп” дигән проекты белән янәдән Республика конкурсында җиңү яулады. “– Бу проектны РИТЭК уңышлы дип тапты һәм проектны тормышка ашыру өчен 30 мең күләмендә акча бүлеп бирде. Тиздән өлкән укучылар өчен шушы проект ярдәмендә массажёрлар алыначак һәм өлкән укучыларыбыз бу массажерлардан файдалана алачаклар” – дип сөенечен белдерде Зәлиябез. Эшчәнлегебезне һәрвакыт мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, музей, “Наз” тернәкләндерү үзәге белән элемтәне өзмичә алып барырга тырышабыз. Шул вакытта гына без матур нәтиҗәләргә ирешә алырбыз, дип тә өстәргә онытмады.

Бүгенге көндә әти-әнисенә, туганнарына, тормыш иптәшенә, хезмәттәшләренә рәхмәтле ул.  Менә кемнәрдән үрнәк алып, алга карап яшәргә кирәк. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев