Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзләре авылдан булса да, таныклык шәһәрнеке

Авырлы авыл хатыннарының шәһәргә барып бәби алып кайтуларына күнегеп беткән идек инде.

Әлеге гамәл һәр булачак ананың үз иркендә, моңа каршы килергә сәбәп юк. Тик менә соңгы елда бала тудыру йортыннан ук туу турында таныклык алып чыгу авыл җирлекләре файдасына булмавы проблемага әверелеп килә. "Шәһәрләрдәге бала тудыру йортларыннан ук туу турында таныклык алып чыгу аркасында безнең районда туу күрсәткече теркәлми кала, шул сәбәпле бездә балалар туу саны аз булып күренә", ди район ГХАТ (ЗАГС) бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова.

Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, агымдагы елның беренче кварталына күз салганда бу аерма күзгә ташлана. 2015 елның 1 апреленә 99 бала, ә быел исә, нибары 67 сабый гына тууы теркәлгән. Шуның 35е ир бала, ә калганы - кызлар. Малайларга - Сәет, Инсаф, Кәрим, Айзат, Салават, Азамат, кызларга - Нәфисә, Сылу, Әминә, Сәйдә, Ясминә, Азалия исемнәре күбрәк кушылган. Шул ук вакытта тәүге тапкыр районда Нурлан, Айваз, Иллария, Язнур кебек яңа исемнәр дә теркәлгән.

Гаилә кору, аерылышу һәм үлем очраклары да яшәебез күрсәткече. Ел башыннан 54 гаилә барлыкка кигән, бу үткән елгыдан 14 парга артыграк. Тик менә 3 ай дәверендә 14 парның рәсми рәвештә никахы таркалган. 2015 елда мондый 9 очрак кына булган. Үлем-китемнәр былтыр - 104, ә быел - 91.

Фото: http://grodnonews.by/upload/iblock/a1e/a1eb7bfa713fc25af24ec9a2f4f9f775.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250