Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзмәшгульлек: 5 сорауга – 5 җавап

Татарстанда 40 меңләп кеше үзмәшгуль булып теркәлгән. Бу система инде бер елга якын эшләсә дә, үзмәшгульлек өлкәсендә күп сораулар туа. Үзмәшгульләр үзләре дә, бу система буенча эшләргә теләүчеләр дә төрле очракларга юлыга.

«Шәһри Казан» үзмәшгульләрне борчыган кайбер сорауларга җавап бирә.

Теш технигы булып эшләүче кеше үзмәшгуль булып теркәлә аламы?

Юк, чөнки бу очракта эшләүне рөхсәт итә торган лицензия таләп ителә. Ә лицензия таләп ителә торган хезмәтне үзмәшгуль итеп теркәү канун тарафыннан тыела. Бу бик авыр процесс һәм бөтен нечкәлекләрне алдан өйрәнү кирәк. Тулырак мәгълүматны «Өйрәнелгән бизнес» («Проверенный бизнес») интернет-ресурсы белгечләреннән алырга була.

Үзмәшгуль булып теркәлгән пенсионер эшләүче кеше итеп саналамы? Ул ташламаларын югалтырга мөмкинме?

Үзмәшгуль буларак теркәлгән пенсионер эшләүче итеп саналмый. Үзмәшгульләр Пенсия фондына акча күчермәгәнлектән, аларның хезмәт стажы да артмый. Үзмәшгуль статусы ташламаларга да, бирелә торган компенсацияләргә дә тәэсир итми.

Үзмәшгульләр Пенсия фондына акча күчермәгәнлектән, аларга бушлай медицина ярдәме күрсәтү туктала дигән сүзләр дөресме?

Үзмәшгульләр, дөрестән дә, бернинди органнарга да акча күчерми. Әмма алар салым түли һәм ул салымның 40 процент өлеше медицина иминият фондына күчерелә. Шуңа да үзмәшгульләр – иминиятләшкән затлар санала. Берәү дә аларга ашыгыч рәвештә медицина ярдәме күрсәтү яисә операция ясаудан баш тарта алмый.

Үзмәшгуль күрсәткән хезмәте өчен клиентка чекны ничек бирергә тиеш?

«Минем салым» кушымтасы онлайн касса ролен үти. Әлеге кушымта һәр түләү өчен чек булдыра. Әлеге чекны клиентка электрон почта аша җибәрергә, кәгазьгә чыгарып алырга яисә смартфон белән QR-кодны укырга була.

Үзмәшгуль булып теркәлүчеләрнең барлык банк карталарын да салым хезмәте күзәтә һәм картага күчерелгән барлык акчадан да салым түләтелә дигән сүзләр дөресме?

Юк, салым «Минем салым» кушымтасында күрсәтелгән керемнәргә генә салына.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзмәшгульлек