Зөһрә ханым турында яки “Тирән елгалар тавышсыз ага”
Кайсы заманда яшәсәк тә, ничә яшьтә булсак та без – хатын-кызлар яшәрү, матурлык серләрен эзлибез.
Минемчә, адәм баласының иң зур байлыгы күркәм халык, фитри имам, әдәп-әхлак.
Боларның һәммәсе бер шәхестә тупланган дисәм, “арттыра” – дип әйтерсез. Һич арттырмыйм.
Әгәр миннән: “Бүгенге заман татар хатын-кызы нинди булырга тиеш? – дип сорасалар, мин: “Зөһрә Рифкать кызы Әхмәтханова кебек” –дияр идем.
Кем соң ул зәвыклы-зыялы, якты йөзле, тәмле телле, ипле-итагатьле Зөһрә ханым.
Ул Балтач районының ЗАГС бүлеге җитәкчесе, “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Балтач бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары, гап-гади хатын, өч бала әнисе.
Зөһрә Казан кызы, шунда балалар бакчасына йөргән, мәктәптә белем алган. Тик кыз күңеле авылга Арбаштагы әбисе гаиләсенә тартыла, җәйләрен авылда үткәрә, яшьтәшләре белән урман болыннарда йөри, җиләк, чикләвек, гөмдә җыя. Бакчада чүп утый, чишмә суы ташый, бәпкәләре белән бергә инештә су коена, кыскасы, авыл баласы башкарган бар эшне белеп үсә. Казанга кайткач Нурулла мәчете оештырган җәйге лагерьларга йөреп, Рәшидә абыстай бик ярата апалы-сеңелле бу ике кызны. Апасын үзенең оныгының җәмәгате итеп күрергә теләвен дә яшерми. Бүген Зөһрә үзенең өч баласын да Балтач үзәк мәчете оештырган җәйге лагерьларга йөртә. Аларның иманлы, әхлаклы булып үсүләре өчен күп көч куя. Кичләрен бергәләп догалар, сурәләр ятлыйлар. Зөһрә гарәп телен камил дәрәҗәдә белә. Чөнки мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлагач, кыз Казан дәүләт университетының инглиз һәм гарәп телләре бүлегендә укып, өч телне дә камил үзләштерә.
Кыз сыйгән ярын авылда таба. Карадуган егете Әхмәтханов Алмаз белән гаилә корып, берсеннән - берсе сәләтле, тырыш өч бала үсеп килә.
2009 елда яшь белгечне Татарстан республикасы Балтач муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә җитәкче итеп билгелиләр. Һөнәри осталыгын үстерү өчен ул Мәскәүдә “Юриспруденция” белгечлеге бүлеген тәмамлый. 18 еллык хезмәтенең 15 елында эрудицияле, тирән белемле, намуслы инициативалы белгеч булып җитешә. Җитәкче буларак аның хезмәтендә принципиальлек, ачык максатлар кую, кешеләргә ярдәмчәнлек аерылып тора.
Авыл советы сәркатипләре белән аралашканда аның турында сүз чыкса: “Ул беркайчан синең хаталарыңны күрсәтеп битәрләми, кире бормый, я бергәләп төзәтәсең яки үзе дөресләп эшләп куя. Дөресләү димәктән, аңа республика ЗАГС хезмәткәрләре дә еш мөрәҗәгать итә. Чөнки Зөһрә татар (иске татар ислясен дә) рус, гарәп, инглиз телләрен камил белә, ә бу борынгы архив материаллары, метрика кәгазьләре белән эшләгәндә зур ярдәм итә. Чөнки ЗАГС эшчәнлегенең 100 еллык тариы бар. Бу тарихи чараны матур бәйрәмгә әверелдерү өчен алар шул чорларда эшләгән ЗАГС хезмәткәрләрен, авыл советы сәркатипләрен мул табынга җыеп, матур, ихлас бәйрәм үткәрәләр. Чара катнашучылар күңелендәге кызык та, кызганыч та булган хатирәләрне яңарта; “яшьлеккә кайтып килергә” этәргеч бирә. Кунаклар аның гражданлык хәле актларын теркәү эшен вакытында һәм сыйфатлы башкаруын, үзенә, хезмәттәшләренә таләпчән, намуслы булуын сокланып искә ала.
Зөһрә Рифкать кызы җәмәгать эшләрендә дә актив. Әйткәнемчә, ул “Ак калфак” бөтендөнья хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Зөлфирә ханымның уң кулы.
“Ак калфак”ның бөтен документлары анда туплана, республика “Ак калфак” оешмасына аның аша китә.
Күрсәткән фидәкарь хезмәтен бәяләп аңа “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен “Бөтендөнья татар конгрессы” халыкара Берлеге медале бирелде.
Ул үзенең холык-фигыле, үз-үзен тотышы, кешеләргә мөнәсәбәте белән коеп куйган лидер-оештыручы.
“Тирән елгалар тавышсыз ага” – ди халык. Ипле, итагатьле, сабыр Зөһрә ханым тавыш-тынсыз гына милләт, тел язмышын уңай хәл итәрдәй күркәм гамәлләр кыла”.
Әминә Мөхәммәтҗанова.
“Ак калфак” Балтач бүлекчәсе иҗтимагый оешмасының совет әгъзасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев