Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә

Ризида әтисе кебек сабыр, кешелекле, ярдәмчел, намуслы, туганнарына, дусларына һәрчак ярдәм итә, әти-әнисен дә үзе тәрбияләп, кадерләп соңгы юлга озатты.

Безнең Норма авылында тырыш  хезмәтләре белән үрнәк булырдай  гаиләләр күп. Мисал өчен Хәкимуллиннар гаиләсе. Рәхимулла абый белән Мәфтуха апа (алар инде мәрхүмнәр, урыннары оҗмахта булсын) бөтен йөрәк җылысын биреп ике малай, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Сүзем шушы балаларның берсе – Ризида хакында.

Җәйнең кояшлы, чәчәкле-җиләкле июль аенда өченче бала булып дөньяга килә ул. Әтисе Рәхимулла абый гомер буе Тимирязев исемендәге колхозда баш хисапчы, әнисе медпунктта санитарка булып эшләде. Авылыбызның иң хөрмәтле, иң тырыш кешеләре булдылар. Ризида да кечкенәдән төгәллеге, булдыклылыгы, һәр эшкә сәләтле булуы белән аерылып тора. 1970-1978нче елларда Норма, 1978-1980 елларда Балтач  урта мәктәбендә белем ала. 1980 елда Яшел Үзән шәһәрендә медучилищега укырга кереп, 1983 елда фельдшер белгечлеге үзләштерә.

Ризида әтисе кебек сабыр, кешелекле, ярдәмчел, намуслы, туганнарына, дусларына һәрчак ярдәм итә, әти-әнисен дә үзе тәрбияләп, кадерләп соңгы юлга озатты. 1983елда Кариле авылы егете Мәгъсүм белән гаилә корып, матур гомер кичерделәр, ике бала үстерделәр.
1996 елда гаиләгә зур кайгы килә. Мәгъсүм юл фаҗигасендә һәлак була. Шул вакытта да сабыр гына түзеп, тормышның барлык авырлыкларын җиңеп, ике баланы аякка бастыра. Балалары югары белем алып, үз гаиләләре белән яшиләр, алар да балалар үстерәләр.

Бакчада һәркемнең терәге ул. Һәр сабыйның сәламәтлеген кайгыртып, үз баласыдай якын күреп, авырсалар, беренче ярдәм күрсәтеп, бөтен тырышлыгын, бөтен сәләтен биреп балаларны дәвалый. Бакчадагы чисталык-тәртипне күздә тотып, һәр хезмәткәргә файдалы киңәшләрен бирә. Ул һәр кешенең борчуын  да, шатлыгын да үз күңеле аша үткәрә. Олы йөрәкле, ярдәмчел булуы өчен хезмәттәшләре һәм дуслары  хөрмәт итә үзен, балалар да Ризида апаларын бик яраталар.

Ризида үз хезмәтен әле дә дәвам итә. Бөек шагыйребез Г.Тукайның “Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә”, – дигән сүзләре нәкъ Ризида Галиева хакында әйтелгән кебек.

Бөтенесенә үз белеме, үз тырышлыгы, үз көче белән ирешкән гүзәл ханым ул. 9 июльдә аңа 55 яшь тула. Юбилеең котлы булсын, Ризида, бәхет-шатлык, сәламәтлек сиңа! Тормыш иптәшең Фәткрахман белән хәерле гомерләр кичерергә язсын.


Рушания ШАКИРОВА,
Норма авлы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр