Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур бәлеш пешерүче Альбинаның төп пешекчесе Нурҗиһан апаның хәлләре ничек микән?!

Хәерле эшләр булсын, Балтачым! Ниятләгән гамәлне исән-сау, бәрәкәтле итеп башкарып чыгарга язсын!

– Төнге йокылар качты, – дип елмая Нурҗиһан апа. Борчылуы сизелеп тора. Борчылмассың, 50 килограммлы бәлеш пешереп ашатып кара әле син! Монда алар гына түгел, Балтачпәрвәрләр дә борчылып җан ата, сорау арты сорау яудыра.
– Бораен бүрттереп салачакбыз, Алла боерса, – ди Нурҗиһан апа.– Ите, суганы үзе унбиш бәлешкә тураган кадәр булыр әле.
Галәмәт зур табасы инде әзер, мич тә өр-яңадан эшләнгән. Ә менә бәлешне халык алдына ничек алып чыгарлар, анысы әлегә сер.
Балтач кайный, хәерлегә булсын!
– Бер эш тә җиңел генә бирелми, – ди Нурҗиһан апа. – Җиң сызганып тырышырга кирәк барысы өчен дә. Менә хәзер Альбина Казаннан кайтып җитсә, китәбез мич урынын карарга.
Альбина Фасхеева кирәкле ингредиентларны җыеп, Балтачка кайтып җитте. Бәлеш пешерәм дип “Милли ашлар” эшчәнлеген дә туктатмый Альбина, кейтерингы дәвам итә. Хәерле эшләр булсын, Балтачым! Ниятләгән гамәлне исән-сау, бәрәкәтле итеп башкарып чыгарга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев