Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур сөенче! Районда өч игезәк туды

Бүген иртәнге сәгатьләрдә Казан хастаханәләренең берсендә дөньяга өч баһадир аваз салды.

Куныр авылында яшәүче Шакирҗановлар гаиләсе өчен быелгы Рамазанның соңгы көне аеруча истәлекле булды, чөнки Гөлназ белән Илнарның өч игезәк малайлары туды. Беренче сыйныфны тәмамлаган Назилә белән нәни Ильяс апа, абый булдылар. 

Гөлназ белән элемтәгә кердек. "Аллаһыга шөкер, безнең белән барысы да әйбәт. Котлауларга җаваплар да язып бетереп булмый, барчагызга да зур рәхмәт",  диде инде хәзер биш бала анасы булган Гөлназ.

Барлык сайт укучыларыбыз исеменнән без дә бәхетле гаиләне әлеге сөенечләре белән котлыйбыз. Төп йортның тоткасы булган әниләре Тәнзилә апага, Илнар белән Гөлназның үзләренә ныклы сәламәтлек телибез. Балаларга исә парлы тормышта, муллыкта, миһербанлы, иманлы, инсафлы балалар булып үсәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

22

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    КОТЛЫЙБЫЗ ЧЫН КҮҢЕЛДӘН! ИСӘН-ИМИН БУЛЫГЫЗ!!!