Юл һәлакәтенә эләгеп, үз машинасында янып үлгән (видео)

10.01.2017 21:22 | ЮХИДИ хәбәр итә Принтерга

Юл һәлакәтенә эләгеп, үз машинасында янып үлгән (видео)
9 гыйнвар көнне Башкортстанның Туймазы районында әлмәтле юл һәлакәтенә эләгеп, үз машинасында янып үлде.
Аның дүрт баласы ятим калды, икесе 2016 елның 25 декабрендә генә туган балалар. Әлмәтнең Альметьевск ВКонтакте һәм ДПС Альметьевск төркемнәре кешеләрдән ярдәм сорый. Гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, түбәндәге Сбербанк карталарына акча күчерә ала: 4276880197336484 (Альметьевск ВКонтакте төркеме администраторы Крылова Алия); 4276620022611465 (ДПС Альметьевск төркеме администраторы Шакуров Ришат). (Айрат дип язарга).
 
Җыелган акчаларны һәлак булган әлмәтленең хатынына тапшырачаклар, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" сайты.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту