«Коррупциягә каршы ил белән»
«Коррупциягә каршы ил белән»

Коррупция көндәлек тормышта киң һәм системалы масштаб алды. Һәм бу җәмгыять өчен зур куркыныч тудыра. 
Шуны истә тотып «Хезмәт» газетасы редакциясе коллективы һәр өлкәдәтөзелешме ул, мәгариф-мәдәниятме, медицина, социаль сфера, авыл хуҗалыгымы – барысын да колачларга, аларда үз хәбәрчеләрен булдырырга омтыла.
 
Прокуратура, суд, полиция органнары белән дә элемтә тыгыз. Әммә әлеге өлкәдә барыбыз бер булып, хәбәрдарлыкны төп корал итеп һәм Сезгә, хөрмәтле укучыларыбызга таянып эш иткәндә генә ниндидер уӊышка ирешергә мөмкин булачак.
 
Шуларны истә тотып, газетабызныӊ рәсми сайтында «Коррупциягә каршы ил белән» дигән бүлек булдырабыз. Анда Сездән хәбәрләр, коррупция фактларын чагылдырган телефоннан шалтыратулар көтәбез, коррупциянең асылын аңлаткан, аңа каршы көрәш чараларын чагылдырган хокук саклау органнарыныӊ җаваплы хезмәткәрләрнеӊ язмалары даими биреләчәк.
 
Фото: http://43025.ucoz.ru/index/antikorrupcija/0-157

 

<< Беренчесе < Артка 1 2 3 4 Алга > Соңгысы >>
Страница 1 из 4