Барыбыз да чаңгыга, балтачлылар!

14.02.2016 08:33 | Спорт Принтерга

Барыбыз да чаңгыга, балтачлылар!
14 февраль көнне “Сабантуй” ял паркында 18 яшьтән югары спорт сөюче барлык район халкын “Татарстан чаңгы юллары –2016” ярышларында катнашырга чакырабыз.
Регистрация - 9.00-10.00 сәгатьтә. Ярышларның башлану выкыты – 10.00 сәгатьтә. Спорт сөюче дусларыбызны ярышларга көтеп калабыз. Рәхим итегез.
 
Ә 13 февраль көнне җирлекләрдә урнашкан мәктәпләр үз мәктәп территорияләрендә “Татарстан чаңгы юллары – 2016” оештырды. Старт көндезге 12.00 сәгатьтә бирелде.

Шулай ук 13 февраль көнне спорт мәктәбе район беренчелеге буенча 1998-99, 2000-01, 2002-03, 2004-05, 2006 һәм аннан түбән елгы егет һәм кызлар арасында чаңгы эстафетасы уздырды. Ярышлар көндезге 10.00 сәгатьтә “Сабантуй” ял паркында башланды.


Ясминә Шәмсетдинова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту