Арборның "Ядкарь" ветераннар ансамбле Казанны яулап кайтты (фото)

13.10.2016 09:13 | Мәдәният Принтерга

Арборның "Ядкарь" ветераннар ансамбле Казанны яулап кайтты (фото)
Арбор мәдәният йортының "Ядкарь" ветераннар вокал ансамбле республика күләмендә үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарның "Балкыш" фестивалендә  "Г. Тукай шигыренә язылган "Пар ат" җыры белән уңышлы чыгыш ясап, Казанда гала-концертта катнашты.
Кичә Дәүләт Советының Кече залында Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарны социаль яклау өлкәсендәге законнарны тормышка ашыру мәсьәләсе каралды. Республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә узган чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин, район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина катнашты.
 
Шулай ук Дәүләт Советында үткән бу чарада Арбор мәдәният йортының "Ядкарь" ветераннар вокал ансамбле дә катнашты. Әлеге коллектив республика күләмендә үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарның "Балкыш" фестивалендә Кукмара районында узган зона турында "Г. Тукай шигыренә язылган "Пар ат" җыры белән уңышлы чыгыш ясап, Казанда гала-концертта катнашу бәхетенә ирештеләр. Чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Арбор мәдәният йорты директоры, ансабльнең җитәкчесе Марат Габделхаковны Мактау таныклыгы белән бүләкләде.
 
 


Ясминә Шәмсетдинова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту