Балтачта бер көндә ике мәдәни чара - кичәгә килеп, кино карап кайтабыз

01.11.2016 17:49 | Мәдәният Принтерга

Балтачта бер көндә ике мәдәни чара - кичәгә килеп, кино карап кайтабыз
4 ноябрь көнне, сәгать 19.00дә район мәдәният үзәгендә яңа мәдәният һәм сәнгать сезоны ачылу уңаеннан, "Җомга көн кич белән" дип исемләнгән музыкаль кичә була дип хәбәр иткән идек инде. Бу кичә тәмамлануга ук - 21.00 сәгатьтә "Бөтенроссия сәнгать төне" акциясе кысаларында, "Россия киносы елы"на багышлап, «Рудольф Нуриев. Рудик» дип исемләнгән мәгънәле нәфис фильм күрсәтелә. 
 
Балтачыбыз үзешчәннәренең чыгышларын, мәдәният яңалыкларын үз итүчеләрне, кино сәнгатенә гашыйк райондашларыбызны "Сәнгать төне"н бергәләшеп үткәрергә чакырабыз!
 
 


Ясминә Шәмсетдинова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту