Кайсыгыз сагынмый, әйтегез...

16.11.2016 11:16 | Мәдәният Принтерга

Кайсыгыз сагынмый, әйтегез...
Безнең балачак бик бәхетле елларга туры килде. Хәер, бүгенге заман баласы да бәхетле. Әмма алар клубларда зур экраннар аша яхшылыкка, матурлыкка өндәүче, тәрбияви әһәмияте чиксез зур булган һинд, сугыш киноларын, балалар өчен фильмнарны тамаша кылудан мәхрүм.
Хәзер кино карарга каядыр барып торырга кирәкми, телевизордан кайсы гына каналны ачсаң да, җаның ни тели – шундый кино карый аласың. Әмма билет алып, “контролен” ерттырып кереп, шыгрым тулы залда хисләнеп, башкаларның һәр сулышын, кичерешләрен тоеп кино карауның тәме бөтенләй башка...

2016 ел – Рәсәйдә кино елы, шул уңайдан, без районның кино тарихында якты эз калдыручы шәхесләрне барлыйбыз. Алар район кино сәнгатен үстерүдә, яшәтүдә, саклап калуда тырыш хезмәт куйганнар. Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел. Яшь буын әлеге һөнәр ияләре турында белергә, аларны хөрмәт итәргә тиеш. Бүген исә сезне Шоданың данлыклы киномеханигы Самат Сәет улы Шакирҗанов белән таныштырырга булдык.

Шодада туып-үскән Самат Шакирҗанов урта мәктәптә белем алгач, бәхет эзләп читкә чыгып китми, Кызыл Армия сафларында булып кайтканнан соң, туган колхозында эшли башлый. Кичләрен исә киномеханик  Камил Ваккасовка ярдәм итә торган була. Иплелеге, йөкләнгән эшне җиренә җиткереп башкаруы белән тиз арада хөрмәт казана ул. Көннәрдән бер көнне:
– Ике авылда эшләүләре бик авыр, син инде үзең дә хәзер рәхәтләнеп эшли аласың, укы син киномеханикка, – дип Самат абыйны киномеханик булырга кодалый.

Тәвәкәлли егет, чөнки күңеленә якын, эш тәртибен белә. Һәм шул еллардан 35 ел буе сәнгатьнең иң мөһим төрен халыкка җиткерүдә намуслы хезмәт куя ул. Көндез колхозда эшләсә, кичен яраткан эш урынына ашыга торган була.

– Совет чорында кинога зур әһәмият бирелде. Кино иң беренче чиратта тәрбия чарасы булып торды. Ул заманда кино карау олысы-кечесе өчен олы шатлык иде. Шул кинофильмнар тәэсирендә атналар буе йөрисең, геройлары өчен янасың-көясең, – дип искә ала Самат абый.

Тормыш иптәше Гөлсимә апа, соңрак кызлары Гөлүсә һәм Чулпан, уллары Нуршат та аның янында ярдәмче механик, кассир булдылар.
– Ул елларны авылда көн саен диярлек фильмнар күрсәтелде. Халык бик күп йөрде. Һәр киноны түземсезлек белән көтеп алалар иде, – дип сүзгә кушыла хезмәтендә уң кулы булган Гөлсимә апа.
– Авылга ике серияле һинд киносы килү – ул инде кабатланмас вакыйга иде. Аны карарга гаиләләр белән килделәр. Күпләр күз яшьләренә төелеп үк карый иде аны. Гаҗәп кызыклы кинолар карый идек заманасында. Һинд кинолары гына түгел, Египет, Китай фильмнары да кайта иде. Үзебезнең илдә җитештергәннәре дә күп булды. Сугыш турындагы киноларны да яраталар иде авылдашлар. Гомумән, безнең Шода халкы кино карарга яратты. Балалар өчен дә атнага ике тапкыр кино күрсәтә идек. Билетның бәясе – 20, ә балалар өчен 5 тиен иде. Мин 34 ел авылдашларыма кино күрсәттем, эшемне бик яратып башкардым. Эшләгәнне күрә, бәяли дә белделәр, – ди Самат абый зур горурлык хисләре белән.

Чыннан да, Самат абый һөнәрен яратты һәм хезмәте дә аңа дан китерде. Күпсанлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатларына лаек булды, ТАССРның атказанган киномеханигы дигән дәрәҗәле исемгә иреште. Бүгенге көндә 66 яшен тутырган Самат абый Гөлсимә апа белән өч балаларына гомер, тәрбия биреп, дүрт оныкларының яраткан дәү әнисе һәм дәү әтисе булып парлы гомер кичерәләр. Бергәләп мул табыннар артына җыелгач алар еш кына хезмәт еллары хакында гәп кора, кино караган чакларын сагына. Хәер, кайсыбыз сагынмый икән ул чакларны...
 


Гөлзидә Газизуллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту