Янгын, мәет тә бар

08.12.2016 17:59 | Төрлесе Принтерга

Янгын, мәет тә бар
Бүген, иртәнге җидедә К.Маркс урамының 24нче йортындагы янгында 86 яшьлек әби янып үлгән. 
Әлеге хәл Яшел Үзән районында була. Янгын сүндерүчеләр дүрт минут эчендә килеп җиткән, әмма карчыкны коткарып кала алмаганнар. Аның янган гәүдәсе кухняда табылган. Һәлак булучы улы белән бергә яшәгән, әмма бу төндә улы өйдә булмаган. Янган конструкцияләр буенча янгынның кухнядан чыкканлыгы билгеле. Диван белән кәнәфи дә янган. 
Көннәр артык салкын тора. Өйдән чыгып киткәндә аеруча игътибарлы булу сорала. Саксызлык нәтиҗәсендә зур югалтуларга дучар булмыйк! 
 
 
Фото: elenaplanet


Гөлзидә Газизуллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту