«Хезмәт»кә языл син дә

24.12.2016 21:17 | Төрлесе Принтерга

«Хезмәт»кә языл син дә
Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Нургаяз улы САБИРҖАНОВ та район газетасына язылудан читтә калмады, «Әти-әниеңне яздыр. «Якыныңны яздыр» акциясенә бик тә теләп кушылып, әнисен “Хезмәт”кә яздыртты. Хөрмәтле райондашлар, “Хезмәт”кә язылуга санаулы көннәр калуга карамастан, сез дә әлеге акциягә кушылып, якыннарыгызны, дус-туганнарыгызны яздыртып, аларга көтелмәгән бүләк-сюрприз ясый аласыз!
 
Авыл кешесенең гомере
Үтә эштә, хезмәттә.
Гади эшчене данлаучы –
Олы рәхмәт “Хезмәт”кә.
Бар районның тормышын 
Яктырта ул гел дә.
Иҗат чишмәң саекмасын,
“Хезмәт”кә языл син дә!
Раушан Зарипов
Салавыч авылы
 
 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту