Кадерле әти-әниебез ФӘРИДӘ һәм ХИДИАЛ ЯГФАРОВЛАРның бергә тормыш итүләренә 40 ел була

23.12.2016 08:34 | Котлыйбыз Принтерга

Кадерле әти-әниебез ФӘРИДӘ һәм ХИДИАЛ ЯГФАРОВЛАРның бергә тормыш итүләренә 40 ел була
Гомер буе язсын иде безгә
«Әти-әни» диеп яшәргә...
Балтач авылында яшәүче кадерле әти-әниебез ФӘРИДӘ һәм ХИДИАЛ ЯГФАРОВЛАРның бергә тормыш итүләренә 40 ел була. Ярый әле яшьлектә сез бер-берегезгә очрап табышкансыз, кавышкансыз. Тормыш юлыгызда куанычлар да күп булды, бала югалту ачысын да кичерергә туры килде, ләкин сез гел янәшә булдыгыз: бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк булып яшәдегез. Кайчан кайтсак та, ачык йөз белән безне каршы аласыз. «Балаларыбыз, оныкларыбыз!» – диеп өзгәләнеп торасыз. Безнең белән борчыласыз, безнең белән шатланасыз. Сез һәр кешегә ярдәм кулы сузарга әзер, шуңа да сезне туганнар, күршеләр хөрмәт итәләр. Әти-әни! Без сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек телибез, парлап барыр юлыгыз озын булсын, киләчәгегез матур булып, бәхет-шатлыкка күмелсен. Безнең шундый әти-әниебез булу – тормышның иң зур бүләге! Без сезнең белән горурланып яшибез!
Әти-әни, сез бит тормыш яме,
Безнең өчен олы бер терәк.
Озак яшәп, һәрчак шат булыгыз,
Сез бит безгә бик кирәк, бик кирәк!
Иң изге теләкләр белән улыгыз Альберт, кызыгыз Альбина, киявегез Илшат, оныкларыгыз Азалия, Ислам.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту