"Иң төп бурыч - Яңа елга әзерлек!"

28.12.2016 11:29 | Төрлесе Принтерга

"Иң төп бурыч - Яңа елга әзерлек!"
Яңа елны каршыларга санаулы көннәр калды. Ел да бу бәйрәмне көтеп алабыз, ниндидер могҗиза өмет итәбез. Өйләребездә чыршы бизәп куябыз, гаиләбездә бәйрәм рухы тудырырга тырышабыз. Бу матурлык өй ишеген бикләп, урамга чыгу белән юкка чыгарга тиеш түгел... Чөнки райондашларыбыз тырышлыгы белән урамнарда, тирә-якта күңелләргә хуш килерлек, бәйрәм рухы тудыра торган мохит булдырылсын иде.
Күрше-тирә районнарны, калаларны күреп, "Ничек матур!" дип сокланырга бик яратабыз да, ә үзебездә шул матурлыкны ник булдырмыйбыз соң ?! - дигән каршылыклы фикер туа. Матурлык безнең өчен кирәк, аны да без үзебез тудырырга тиеш. Беркемгә дә читтән килеп ясап бирмәгәннәр, югыйсә.... 
 
"Районда "Иң матур кар сыны", авыл җирлекләре һәм оешма-учреждениеләр арасында "Иң матур оешма", "Иң матур ишегалды", ә шәхси хуҗалыклар арасында "Иң матур капка төбе" кебек номинацияләрдә бәйгеләр булачак. Бәйгедә җиңүчеләргә махсус бүләкләр каралган. Тик кызганыч, бүгенге көнгә кадәр бу бәйгегә барлык оешмалар да бердәй әһәмият бирми. Мәгариф тармагында эшләүчеләр бакча-мәктәп территорияләрен бизәү буенча тырышлык күрсәттеләр. Ә мәдәният йортларында һәм авыл клубларында мәгълүмат такталарында бәйрәм чараларына чакырулар һәм белдерүләр булдыруда, объектларга керү юлларын бизәү буенча җитешсезлекләр әле дә күзәтелә. Авыл җирлекләрендәге сәүдә нокталары, оешма-предприятиеләр, халыкка хезмәт күрсәтү биналары каршында да бизәлеш күзгә бик ташланмый", дип белдерә район башкарма комитеты җитәкчелеге. 
 
Район үзәгенә килгәндә, бигрәк тә төп Ленин урамында башка еллар белән чагыштырганда, бизәлеш, Яңа елга әзерлек мәсьәләсе бик начар оештырылган - "әйдә ярарга гына" куелган чыршылар, сыннар да бар араларында. Ә кайбер сәүдә нокталары нибары, кибет тәрәзәләренә утлар элеп кую белән генә чикләнгәннәр. 
 
Дөрес, әлеге тәнкыйть сүзләре "МДСУ-1" оешмасына, "Радик" сәүдә челтәренә кагылмый. Шулай ук район үзәгеннән читтә булса да, «Балтач агрохимсервис» оешмасы һәм Балтач сөт-май комбинаты да искиткеч матур бизәлеше белән балкып тора. 
 
Сәүдә нокталары хуҗалырына мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсе килә: бәйрәмдә, бигрәк тә елга бер килә торган шушы Яңа ел чорында Сез сатып алучыларның игътибарын җәлеп итәрдәй, үз йөзегезне күрсәтердәй матурлык та тудырырга бурычлы. Бәйрәм алдыннан сатулар яхшы бара, товар-продукцияләрегез күпләп сатыла икән, райондашларга рәхмәт белдерү йөзеннән, үз территориягезне тиешле дәрәҗәдә бизәргә, бәйрәм рухы тудырырга авырсынмасагыз иде. Сәүдә бит ул — ике яктан да уңай мохит, яхшы мөнәсәбәт булганда гына алга бара. 
 
Кайткан кунаклар сокланырлык, үзебез канәгать калырлык булсын иде. Шуңа күрә бәйгегә йомгак ясау максатыннан, шушы көннәрдә комиссия белән кабаттан оешма-учреждение территорияләрен йөреп чыгу оештырыла.
 


Ясминә Шәмсетдинова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту