“Хезмәт” Кыш бабае балаларны куанырды

04.01.2017 09:45 | Төрлесе Принтерга

 “Хезмәт” Кыш бабае балаларны куанырды
Яңа ел уңаеннан “Хезмәт” газетасы коллективы Куныр авылында яшәүче Алинә Шәйхетдинова белән Түнтәр урта мәктәбе укучысы Эльвина Иванованы Яңа ел күчтәнәчләре белән сөендерде. 
Кызларга бүләкләрне “Хезмәт”нең Кыш бабае тапшырды. Алинә белән Эльвина бүләкләргә бик куанды. Ихластан рәхмәт әйтеп, изге теләкләрен ирештерделәр. Кыш бабай кызларның аркаларыннан сөеп, үзләренә дә яхшы билгеләргә укып, чын кеше булып үсүләрен теләде. 
Без исә форсаттан файдаланып, иганәчелек ярдәме күрсәткән “Нур” супермаркеты җитәкчесе Нурания Гыйльмуллинага рәхмәт белдерәбез. 
 
 
 
 
 
 
 


Гөлзидә Газизуллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту