Бу мизгелләрдә үзәк парктта Яңа ел бәйрәме гөрли (фото)

31.12.2016 22:29 | Мәдәният Принтерга

Бу мизгелләрдә үзәк парктта Яңа ел бәйрәме гөрли (фото)
Бәйрәм кунакларын район башлыгы Рамил Нотфуллин котлады. Алсу һәм Азат Фазлыевларның җырлары, "Мунча ташы" артисты Гамил Әсхадулланың юморлары салкын кичне тагын да җылытып җибәрде.
Лоторея уенында бүләкләр отканнарның кәефләре икеләтә шәп иде. Райондашларыбыз иске елны җырлап биеп озата, Яңа елны яхшы кәеф белән каршы ала.

Бәйрәмдә иң өлкән кешене, яңа туган сабый исеменә бүләкләр тапшырылды. Шәхси хуҗалыкларында сыннар ясап, призлы урыннар алган, Бөрбаш Сәрдегәне, Субаш авылларының сын осталарына да махсус бүләкләр бирелде.


Гөлзидә Газизуллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту