Көеклеләр әтәч дуста кунакта (фото)

08.01.2017 18:43 | Мәдәният Принтерга

Көеклеләр әтәч дуста кунакта (фото)
Көеклеләрнең Яңа елга мәш килеп әзерләнгәннәре турында язган идек. Бәйрәмнәре дә бик күңелле узган. Зурлар өчен генә Яңа ел үткәреп калмыйча, балалар өчен дә «Әтәч дуска кунакка!» дип исемләнгән тематик музыкаль кичә уздырганнар.
Аның төп кунагы әтәч, клоун, Шаяншук, Кыш бабай белән Кар кызы булган. Әлеге онытылмаслык бәйрәмне оештыруда авылның эшмәкәре Фәнис Шәриповның да ярдәме бик зур булган. Көеклеләр киләчәктә дә кечкенә генә авыллары белән шулай бердәм булып, калган авылларга үрнәк булып, эштә дә, бәйрәмнәрдә дә сынатмыйча яшәрләр дип ышанып калабыз.
 


Зәлия Хәсәнова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту