Татарстан галимнәре бәрәңгенең перспективалы сортын тәкъдим итә

10.01.2017 10:26 | Авыл хуҗалыгы Принтерга

Татарстан галимнәре бәрәңгенең перспективалы сортын тәкъдим итә
Ул инде сынау узган, гектарыннан 34 тоннага кадәр уңыш биргән.
(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Татар авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институты галимнәре бәрәңгенең перспективалы “Танго” сортын чыгарган. Хәзерге вакытта ул "Госсорткомиссия” федераль дәүләт бюджет учреждениесенә тапшырылган, диелә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.
 
Аерым алганда, яңа сортның 2015 елдагы максималь уңдырышлылыгы гектарыннан 34 тонна булган, аның вируслы авыруларга, бәрәңге яман шешенә, фитофторозга, гади парша һәм башка куркыныч авыруларга каршы тору үзлеге югары, ризоктониозга каршы торуы уртача санала. “Танго” бәрәңгесе озак өлгерә торган сорт. Бүлбеләре универсаль билгеләнешле, ягъни чи килеш тә, кыздырып та файдаланырга мөмкин.
 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту